Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биегәндә картлык чигенә

Габделәхат Хикмәтуллин һәм Назима Закированы белмәгән кеше, мөгәен, юктыр. Бәйрәмнәрдә ап-ак затлы киемнәрдә мәйдан түрендә биюче матур парыбыз алар. Баксаң, алар бию белән генә шөгыльләнмиләр икән. Алар җырлыйлар да, курай һәм гармунда уйныйлар, хәтта, компьютерда да эшли беләләр. Әмма шәһәрдәшләребез аларны, иң беренче, чиратта матур биюче-пар итеп таныды һәм яратты....

Габделәхат Хикмәтуллин һәм Назима Закированы белмәгән кеше, мөгәен, юктыр. Бәйрәмнәрдә ап-ак затлы киемнәрдә мәйдан түрендә биюче матур парыбыз алар. Баксаң, алар бию белән генә шөгыльләнмиләр икән. Алар җырлыйлар да, курай һәм гармунда уйныйлар, хәтта, компьютерда да эшли беләләр. Әмма шәһәрдәшләребез аларны, иң беренче, чиратта матур биюче-пар итеп таныды һәм яратты. 7 гыйнвар көнне исә шәһәрдәшләребез яраткан батарейка-бабайны Габделәхат Хикмәтуллинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Туган көнен исә юбиляр "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында "Биегәндә картлык чигенә" дип аталган иҗат кичәсе белән үткәрде.


Габделәхат Хикмәтуллинны гомер бәйрәме белән котларга шактый гына халык җыелган иде. Алар арасында иҗатташ дуслары да, туганнары, оныклары һәм шәһәр хакимияте әгъзалары да бар иде. Алар арасында җырчы Сәрия Нәбиуллина, "Чишмә" халыклар дуслыгы йортының директоры Ландыш Ишалина, Яр Чаллы ветераннар советы рәисе урынбасары Мөслимә Миргалимова, "Җәүһәр" ансамбле һәм башка шәһәребезнең иҗат әһелләре. Бәйрәмдә бик күп матур теләкләр яңгырады, хәтта, Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты да тапшырылды. Бәйрәм кичәсе барышында, юбиляр тын да алмыйча тормыш таянычы Назима ханым белән матур бию көйләре атсында биеде, җырлады, гармунда уйнады. 90 яшьне биеп каршылауның серләре белән уртаклашуны сорагач, Габделәхат Хикмәтуллин елмаеп шулай диде:
-Гомеремдә бер тапкыр да эчмәдем дә, тармадым. Сәламәт яшәү рәвешен алып бардым. Йөрәгемдә дә сүнмәс дәрт саклап, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыштым. Халык та бит, юкка гына хәрәкәттә - бәрәкәт дип әйтмәгән. Назима ханым кебек тормыш терәгем булу да картаймыйча биеп яшәргә ярдәм итә, - дип бүлеште юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X