Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бик сагынсаң әгәр...» көлдерде дә, уйландырды да

Музыкаль спектакльдә билдән түбән юмор, пычрак сүзләр, ямьсез, күңел кайтаргыч күренешләр юк.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында быелгы сезонның чираттагы премьреасы «Бик сагынсаң әгәр..» театральләштерелгән тамашасы булды. Аның темасын табып, язучы һәм сәхнәгә куючы яшь артист Марсель Мөсәвиров.

Тамашада татар авылының язмышы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, тәртип, әхлак мәсьәләләре күтәрелгән. Вакыйгалар матур җырлар белән үрелеп бара. Музыкаль спектакльдә билдән түбән юмор, пычрак сүзләр, ямьсез, күңел кайтаргыч күренешләр юк. Анда фәкать – матур җырлар, биюләр. Марсель Мөсәвиров, Алсу Гыйльманова, Руслан Әюпов, Физалия Габидуллина, Винер Фәйзуллин, Зәринә Шәвәлиева – барысы да бик оста уйнадылар. Сәхнә бизәлеше дә бик матур. Кыскасы, тәнәфес белән ике сәгать бара торган музыкаль тамаша –  балалар белән килеп рәхәтләнеп карый торган спектакль.

Марсель Мөсәвировның Чаллы театрында режиссер буларак куйган беренче тамашасын артистлар да, тамашачылар да югары бәяләде. Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева:  «Театрыбызга күпкырлы талантлы, тәртипле  яшьләрнең килүе шатландыра. Марсель куйган бу тамашада күтәрелгән темалар матур җырлар. Биюләр белән чиста, мәгънәле итеп үрелеп алып барыла. Артистлар барысы да үз рольләрен яратып уйныйлар, дөресрәге образларында яшиләр. Салават улым гаиләсе белән барган иде. Хәтта оныкларым да яратып караган. Бу –театрыбызга хөрмәтне арттыра, кеше яратып йөри торган музыкаль спектакль. Афәрин, Марсель, киләчәктә дә уңышлар сиңа», – диде спектакль турында.

Яшь укытучы Айгөл Гатауллина да: «Бик сагынсаң әгәр» премьерасында  сөйләп, аңлатып бетергесез эмоциялар барлыкка килде. Артистлар чын йөрәктән уйнадылар. Шулкадәр кирәкле темалар күтәрелгән. Залдагы бөтен тамашачы горурланып, дәртләнеп, кул чабып артистларга үзләренең мәхәббәтләрен җиткерде. Театрга килеп керүгә чибәр ханымнар үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, тамашачыларга кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Татар театры чәчәк атсын, заллар һәрвакыт тулы булсын», – дип спектакльдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.  

Кыскасы, «Бик сагынсаң әгәр...» – тамашачыны тәрбияли һәм рәхәтләнеп ял иттерә торган спектакль. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып торыйм дисәгез, барып карагыз, дуслар.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният