Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бил нечкәргән саен, гомер озынлыгы арта?!

    Кичке алтыдан соң ашамаска кирәк икәнен яхшы беләбез. Кызганыч, ул вакытта эштән кайтып керәбез генә бит әле. Ничек итеп ашамыйча түзмәк кирәк? Кемнең ничек? Тик ашамыйча да торырлык көч калмый. Өстәвенә көне буе ач килеш эшләп йөрүне дә санасаң...

    Артыгын ашамаска, исерткеч эчемлекләр кулланмаска кебек мең дә бер кат әйтелгәннәрне эшләмәскә кирәклеген дә яхшы беләбез. Язылган һәм язылмаган кануннарны үтәп кенә бетереп булырмы? Ял итәсе, тәмле ризыклар әзерләп ашыйсы, һич югы якыннарыңны, балаларны татлы ризыклар белән сөендерәсе килә. Бала-чагасы да кайчак күңел җылыңны биреп пешергән мич ризыклары ашамыйча, әнә шул кибетнең вак-төяген үз итә. Әни кешенең ачуы чыгуы да гаҗәп түгел. «Әниләр нәрсә пешерсәләр, шуны ашый идек. Сайланмадык та, сорамадык та», – дип шелтәләп алгач, шым булып куялар үзләре.

    Кайчак аш, ботка ашауның файдасы барлыгын аңлатыр өчен генә дә тулы бер лекция сөйләргә кирәк. Яшелчәләрнең яшел витаминнар икәнен балалар бакчасында аңлаткач кына, балалар башкача күзлектән карый башлыйлар. Ә өйдә әйт­кәннәр нишләптер баланың аңына барып җитми. Әллә үзебез алар белән азрак аралашабызмы. Хәер, иртән – бер сәгать, кичен ике-өч сәгать кенә күреп калабыз бит үзләрен. Һәр әти-әнинең үз камчысы бардыр. Без дә үзебезне ничек өйрәттеләр, балаларны шулай тәрбияләмәкчебез. Хәтта ашау мәсьәләсендә дә.
    Ашау-эчү кемдер өчен зурдан кубып сөйли торган проблема да булмаска мөмкин Әмма күп кенә проблемалар шул дөрес тукланмау­дан башлана да инде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау  оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 1 миллиард кеше симерүдән, артык тазалыктан интегә. 380 миллион кеше шикәр диабетының икенче төреннән җәфалана.  Җир шарындагы халыкның 37 проценты бавырга май катламы җыелудан интегә.

    Мәскәү төбәк фәнни-тикшеренү институтының гепатология бүлеге җитәкчесе Павел Богомолов йөрәк-кан, онкология авыруларыннан соң хроник бавыр авырулары кеше гомеренә куркыныч янавын белдерә. Бавырның чирле булуы йөрәк эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Кеше  йөрәк белән зарланып килсә, кардиограмма ясатырга гына түгел, бавырны да тикшертергә кирәк,  дип киңәш итә ул. Бигрәк тә бавырда май җыелу зыянлы, дип белдерә. Моңа бәйле остеопороз, бала таба алмау, хәтта рак авырулары да килеп чыгарга мөмкин икән. Шул ук вакытта гепатит кебек авыруларны дәвалау, диагностика үткәрү бу авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

    Диета юк

    Бәйрәм җитте исә өйрәтә башлыйбыз. Шунысын гына ашарга, монысын ашамаска. Кайсы көнне күбрәк су эчәргә яки киресенчә. Интернет, социаль челтәрләрдә нәрсә генә язмыйлар. Медицинада исә кайбер авырулар вакытында, операциягә яки операциядән соң билгеле бер чикләүләр бар. Әмма бүген теге яки бу диета турында сөйләп утыру үзе бер мифка әйләнергә мөмкин икән. Кеше үзенең энергетик балансын сакларга тиеш. Бу күпме көч түккәнгә бәйле булып чыга. Шунысы да мөһим: кешедә һәрчак энергия запасы бар. Ул май катламында да, бавырда май буларак та җыелырга мөмкин. Ә бавырда җыелган майның куркыныч булуы исбатланган инде. Шулар шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, йокы бозылу, остеопороз кебек чирләр башлануга сәбәп булып тора.
    Бу чирләрне ничек булдырмый калырга? Табиб Павел Богомолов исә, артык авырлык җыймаска, ди. Тик әйтүе генә җиңел. Хәзер яхшы итеп ашарга яратучыларны болай дип әйтеп кенә ышандырып булыр­мы икән? Күбрәк хәрәкәтләнергә, җәяү йөрергә, скандинавия йөреше кагыйдәләрен үтәргә кирәк булачак. Шул ук вакытта гәүдә авырлыгын киметә торган дарулар да бар. Аның кайберләре бушлай дәвалану курсларына кертелгән. Тик алардан файда бармы-юкмы – монысын әйтүе кыен. Шуңа да, билгеле даруларны эчкәннән соң, белгечләр даими рәвештә үлчәнеп торырга кушалар.

    Урамда артык авырлыктагы кешеләр еш очрый. Симезлек кешеләргә эштә дә, көндәлек тормышта да кыенлыклар тудырырга мөмкин. Артык симерү гомер озынлыгын да чикләргә мөмкин. Бу чирне глобаль масштабта карарга кирәк.

    Шоколад ашыйсы килә

    Бала тапкан әниләрнең ризык талымлавы да, кайбер ризыклардан тыелып торуы да табигый. Табиблар нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын күрсәтеп, тулы бер исемлекне санап чыгарга мөмкин. Монысын барыбыз да беләбез. Тик әлеге дә бая­гы – үтәве авыррак. Бигрәк тә баланың ике-өч айлык чагы куркыныч. Кирәкмәс ризык ашадың исә, шунда ук эче авырта, бите бозыла башлый. Тик кайбер яшь әниләр моны бөтенләй аңлап бетерми, күрәсең...  Баласын күкрәк сөте белән имезүчеләргә бер генә киңәш бирәм: крестьян ризыгын гына ашарга. Аш, ботка, чәй-­ипи. Улымны алып кайт­каннан соң, балалар табибы миңа шулай дигән иде. Шул ук вакытта күкрәк сөте имеп үскән балалар ­симерүгә бирешми икән. Аннары тагын бер кызыклы мәгълүмат: артык авырлык җыярга теләмәсәң, күбрәк дөге ашарга кирәк, диләр. Ышаныр­гамы-ышанмаскамы? Белмәссең. Башта үлчәнеп алыйк әле.

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bil-nechkrgn-saen-gomer-ozynlygy-arta

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: