Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Билең юан булса, закон каршында җавап бирәсе?!

Роспотребнадзор Россия халкына симерүгә каршы көрәш игълан итәргә булган. Хәзер билләре 90 сантиметрдан да юанрак кешеләрне закон алдында җавап тоттырмакчылар. Мондый тәҗрибә Япониядә күптән кулланыла икән инде.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүзләренчә, Япониядә 40-75 яшьлекләр ел саен бил әйләнәсен үлчәргә тиеш. Ир атларның билләре 90 сантиметрдан, хатын-кызларныкы – 80 сантиметрдан артырга тиеш түгел икән. Үлчәнгән кешеләрнең билләре бер сантиметрга гына артык булса да, алар махсус сеансларга йөреп артык авырлыкларын бетерергә тиеш. Оешмалар да үз хезмәткәрләренең тән авырлыгы турында кайгыртып торырга тиеш. Бу эш башкарылмаса, оешма 19 миллион сум штраф түлиячәк.  
 
2017 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы да тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәсе буенча Россия халкының 55 яшьләр тирәсендәгеләр арасында симерүе күзәтелә икән. Симерүнең төп сәбәпләре аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау. Белеп һәм дөрес тукланыгыз, Японнар кебек безне дә үлчәүгә бастырмасыннар!

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/bile-yuan-bulsa-zakon-karshynda-avap-birse

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев