Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БИЛГЕСЕЗЛЕК КУРКЫТА: БЕЛГЕЧЛӘР ҮЗИЗОЛЯЦИЯДӘН СОҢ НИЧЕК ЯШӘЯЧӘГЕБЕЗНЕ ФАРАЗЛАДЫ

Үзизоляциядән соң тормыш бармы? Халык кәефе нинди булыр? «Волга» экспертлар штабы вәкилләре шушы сорауларга җавап эзләде.

Катнашучылар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева да бар
иде. Ул республикадагы статистика һәм чикләү чаралары белән таныштырды. Чикләүләрне кисәк кенә һәм барысын да
берьюлы бетереп булмаячак.
− Хәзер без расланган диагнозлар санының даими үсешен күзәтәбез. Динамика мине борчылырга мәҗбүр итә. Әмма, икенче яктан караганда, Татарстанда тест уздырулар арта бара. Коронавирус очрагы расланган кешеләрнең күбесендә авыруның җиңел формасы, − диде ул. – Бездәге чикләү чаралары Россия буенча кабул ителгән чаралар белән бер үк. Үзизоляциядән чыгу планы эшләнелде, этап¬лап чыгу күздә тотыла. Күп кеше катнашындагы чараларны үткәрү иң соңгы этапта гына рөхсәт ителәчәк.
Татарстан халкының күпчелеге битлек кию, социаль дистанция саклауга җитди карый башлаган. Дистанция сату урыннарында катгый үтәлә: кассага килгәндә ара калдыралар, хезмәткәрләрдә битлек һәм перчатка бар, сатып алучылар кагыла торган өслекләрне эшкәртепторалар.
Аналитик тикшеренүләр үзәге (ЦАИР) җитәкчесе Алексей Коннов әйтүенчә, кешеләрнең 60 проценттан артыгы үзенең икътисади хәле начараюын фаразлый. Шул ук вакытта Татарстанда кешеләр үзләрен башкачарак хис итә, чөнки аңлату эшләре алып барыла. «Халыкны иң куркыткан әйбер – билгесезлек. Татарстанда, Россия һәм башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу азрак күзәтелә», – диде Коннов. Белгеч әйтүенчә, коронавирус пандемиясе вакытында кешеләрнең хакимияткә ышанычы да күпкә арткан.
Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгече Кирилл Родин әйтүенчә, пандемиядән соң дөнья үзгәрәчәк дию иртәрәк. Төп гадәтләр барыбер калачак. Шул ук вакытта коронакризис кайбер проектларны чынга ашыруны тизләтә дә. Моның мисалы – «Цифлы икътисад» проекты.Белгечләр Татарстанның ялган хәбәрләр белән көрәштә дә активлык күрсәтүен атап үтте. Республика үзизоляция чорында Россия субъектлары арасында мәгълүмати сәясәт алып бару буенча лидерлар бишлегенә кергән.

Сүз уңаеннан
Казан Кремле Татарстанда үзизоляция режимыннан чыга башлау турында игълан итте. Нигездә, хәзер Татарстан – беренче этапта. Ягъни урамда спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителә, җитештерүче оешмалар эшли. Катгый режимнан чыгуның шарты бар: кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлек кию мәҗбүри, кешеләр арасында дистанция сакланылырга тиеш.
− Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге режимнан чыгу планын гамәлгә ашырганда, иминлекне тәэмин итү максатында, санитар-эпидемиология таләпләрен катгый үтәү бурычын куйды. Кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш, дип кисәтте. Роспот¬ребнадзор идарәсенә катгый күзәтчелек алып барырга кушылды. Таләпләрне үтәмәүчеләргә җәзалар каралган. Хәтта эшчәнлекне туктатырга да мөмкиннәр, − диде Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия
Галимова.

 

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев