Әбиләр чуагы дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

Әбиләр чуагы дәвам итә

Җылы көннәр алда әле

Татарстанда бу ял көннәрендә җылы һава торышы булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, 9-11 октябрьдә республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә торачак. Бу көннәрдә явым-төшем бик аз.
Төнлә һава температурасы +2 градуска кадәр төшәчәк..+8°, көндез +14..+19° градус.

Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачак, дип билгеләп үттеләр элегрәк республика Гидрометүзәгендә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев