Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бирмәскә – алмаска”

10 октябрьдән алып 14 нә кадәр Яр Чаллының югары һәм һөнәри уку йортларында беренче курс студентлары белән коррупциягә каршы "Бирмәскә - алмаска" темасына очрашулар үткәреләчәк. Шундый беренче чара Кама төзелеш көллиятендә, "Чаллы-Холод" ААҖ карамагындагы Сәүдә-технология көллиятендә һәм Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) филиалында узачак.

Ришвәтчелек җәмгыять өчен үтә дә кискен проблемага әйләнде. Кызганычка каршы, ул бүгенге көндә яшьләр мохитенә дә үтеп керде. "Бирмәскә-алмаска" проекты яшьләрдә әлеге күренешкә кискен караш формалаштырып, аңа каршы торуга актив гражданлык позицияне тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Очрашуда студентлар ришвәтчеллеккә карата үз фикерләре белән уртаклашып, аңа каршы көрәш юллары турында да фикер алышачаклар.

Чара Татарстан Республикасының "Иҗади яшьләр академиясе" нең региональ иҗтимагый оешмасы, "Шәһәр студентлар советы" карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе, Яр Чаллының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Нур" яшьләр үзәге ярдәме белән оештырыла.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев