Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биш көн – аншлаг белән

Чаллы татар дәүләт драма театрында күптән көтелгән вакыйга булды. Коллектив шәһәребез язучысы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган "Язмыш сынавы" спектаклен күрсәтте. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин куйган драманы тамашачылар 5 көн рәттән тулы залда карап, рәхәтләнеп ял иттеләр: берәүләр уйланды, икенчеләр елады. Халык арасында популярлык казанган повесть спектакль...

Чаллы татар дәүләт драма театрында күптән көтелгән вакыйга булды. Коллектив шәһәребез язучысы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган "Язмыш сынавы" спектаклен күрсәтте. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин куйган драманы тамашачылар 5 көн рәттән тулы залда карап, рәхәтләнеп ял иттеләр: берәүләр уйланды, икенчеләр елады. Халык арасында популярлык казанган повесть спектакль буларак та уңыш казанды. Инде март аена да билетлар сатылып беткән.

Бу табигый да. "Язмыш сынавы"на пьесаны күренекле шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язган. Илдар Хәйруллин исә биюләрне, Сабан туе, армиягә озату күренешләрен оста һәм урынлы кулланып, менә дигән драма барлыкка китергән. Артистларның барысы да үзләренә бирелгән рольләрне бик оста уйнадылар. "Илдар Хәйруллин барыбызны да иләктән үткәреп, сайлап алды. Аның белән бик рәхәтләнеп эшләдек", - ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева. Ул "Язмыш сынавы"нда әби ролен уйнап, авыру Әлфияне догалар белән өшкереп, күренекле табиблар дәвалап та терелтә алмаган хатынны аякка бастырып, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киңлеген күрсәтте.

Баш герой Әлфияне Илдар Хәйруллинның укучысы Индира Маликова тетрәндерерлек итеп уйнады. Артистка үзен өметле драма артисты итеп танытты. Татарстанның атказанган артистлары Гөлфия Фәйзерахманова белән Энҗе Шиһапова гәүдәләндергән образларны тамашачылар бу юлы да җылы кабул итте. Илдус ролендәге Фәнис Сәхәбетдинов, Таһир ролендәге Илфат Әскәров, Мөнирә ролендәге Миләүшә Гыйльметдинова - барысы да тамашачы күңелендә калырлык образлар тудырды. "Бу - тормышчан, гыйбрәт алырлык спектакль. Анда эчкечелекнең, хөсетлекнең яхшылык белән тәмамланмавын, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киңлеген, мәхәббәтнең бөеклеген, хатын-кызның тормыштагы ролен, табибларның хезмәтен күреп, тамашачылар үзләренә нәтиҗә ясамый калмагандыр, дип уйлыйм. Драманы бик тәэсирләнеп карадык", - ди шәһәрдәшебез Нурания Хәбибуллина.

"Язмыш сынавы"нда режиссер, рәссам Валерий Яшкулов, композитор Риф Әхмәтов хезмәте һәм артистлар уены тәңгәл килгән. Илдар Хәйруллин тамашачыларга искиткеч зур бүләк ясады. Чаллы театрында тагын шундый матур спектакльләр куеп, безне сөендерсен иде", - ди студент Айгөл Гатауллина.

"Мин театр тарихында премьераның биш көн рәттән аншлаг белән үткәнен хәтерләмим, - ди спектакльнең уңышлы үтүенә сөенеп, театр директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов. - Үз сәхнәбездә биш көн уйнаганнан соң, без бу спектакль белән Балык Бистәсе районына дүрт көнлек гастрольләр белән чыгып китәбез. Анда да, нәкъ Чаллыдагы кебек, билетлар сатылып беткән. Тамашачыларның сорауларын истә тотып, без апрель аенда "Язмыш сынавы"н алдан планлаштырылганча ике мәртәбә түгел, ә җиде тапкыр уйнарга кирәк дигән карарга килдек".

Әсәрнең авторы Зифа Кадыйрова үзенең дулкынлануын яшерми. "Беренчедән, актерлар минем хис-тойгыларымны, уй-фикерләремне тамашачыларга ни дәрәҗәдә җиткерә алыр дип борчылган идем. Икенчедән, "Язмыш сынавы"н сәхнәләштерергә бик талантлы актер, драматург Илдар Хәйруллинның алынуы өметләндерде. Барысы да яхшы булды", - ди ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, режиссер Илдар Хәйруллин үзенең игътибарын әсәрдәге хатын-кыз язмышы, героиняның характеры, аның бөтен сынауларны җиңә алуы җәлеп иткәнен әйтте. Илдар абый үзе спектакльне карамады, фойеда торды, әмма тамашачыларның артистлар уенын даими алкышлавы аша драманың үзе теләгәнчә булуына инанды. "Язмыш сынавы"ның төп темасы - бу тормышта гаиләдән дә кадерлерәк, ир-ат белән хатын-кызның бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәвеннән дә мөһим берни дә юк. Барысы да күбрәк хатын-кыздан тора. Ул иренә очар өчен канатлар да бирә, алдын-артын уйламыйча аларны сындыра да ала. Роман шул хакта", - ди Зифа Кадыйрова.

Кыскасы, "Язмыш сынавы"н тамашачылар да, артистлар үзләре дә яратты. "Бу әсәр тормыш турында. Илдар Хәйруллин белән берлектә яхшы драма куйдык. Әлбәттә, аның турында төрле фикерләр булыр. Әмма шунысы игътибарга лаек, театр репертуарында тамашачы уйланырлык яңа спектакль барлыкка килде", - ди Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова.

"Язмыш сынавы"н карагач, театрдан тамашачылар гыйбрәт алып киткәннәрдер, дип ышанасы килә.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев