Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәлага таручылар ярдәмсез калмас

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 48/20 йорты янында күчмә утырышлар үткәрә башлады. Аның беренчесе шимбә көнне булды. Мэр тагын бер кат бәлагә юлыккан шәһәрдәшләрне ярдәмсез калдырмыйбыз, дип ышандырды. «Ярдәм фонды исәп-хисап счетына 700 мең сумнан артык акча җыелды. Шәһәр советының күпчелек депутатлары миңа үзләре инициатива белән мөрәҗәгать итте. Партиядәге һәм шәһәр советындагы коллегаларымның инициативасын хупладым. Алар беренчеләрдән счетка акча күчерде», – диде ул.

Битараф булмаган шәһәрдәшләр гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала. ВТБ банкының «Үзәк» филиалында Чаллы шәһәрендәге волонтерлык хәрәкәтен җитәкләүче «Орион» яшьләр үзәге тарафыннан исәп-хисап счеты ачылды №40703810400494000169.
Платежные реквизиты Банка ВТБ (ПАО): 
БИК 044525411
Наименование Банка: филиал «Центральный» Банка ВТБ (ПАО) в г. Москве
к/с 30101810145250000411 в главном управлении Банка России по Центральному федеральному округу г. Москва.
ИНН 1650118040 
КПП165001001 
Физик затлардан банк кушымталары аша түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк: БИК, номер расчетного счета, наименование получателя (МАУ «МЦ «Орион»), ИНН, КПП, Назначение платежа (пожертвования жителям дома 48/20), иганә суммасы.
Мэр шәһәрдәшләрне дә мөмкинлекләреннән чыгып, зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә өндәде. «Бу ах-ух килү, кызгану гына булырга тиеш түгел, зыянның күләме зур, ярдәм артык булмачак», – диде ул.  Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең милкенең күләме ачыклана. Йортта яшәүчеләрнең милекләренең техник торышына бирелгән бәягә һәм аның эксплуатацион сыйфатларына карап, алга таба матди ярдәм күләмен билгеләячәкбез. Әгәр диван яки суыткыч эшкә яраксыз икән, кешеләргә диван һәм суыткыч алырга ярдәм итәбез. Барысы да гадел булырга тиеш», – дип искәртте мэр. Наил Мәһдиевкә кешеләр аерым да мөрәҗәгать итте. Күпфатирлы йортта яшәүче бер ир-ат фатирын сатарга җыенып йөргән. Документларын әзерләгән. Мэр аңа фатир кеше торырлык хәлгә китерелгәч сатарга киңәш итте. 
Шартлау булган 11нче подъездагы фатирлардан кешеләрнең шәхси милекләрен вакытлыча саклау урынына алып киттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев әйтүенчә, бу подъездагы фатирлар әлегә яшәү өчен яраксыз. «4-5нче катта чистарту эшләре тәмамлангач, зыян күргән милекнең күләмен ачыклыйбыз. 11нче подъездагы 15 фатирдагы милекне барлыйбыз, тикшерәбез», – дип отчет бирде ул. 
40 кеше кунакханәдә яши. Ә 10нчы һәм 12нче подъездларда яшәүчеләр үз фатирларына кайтып беткән диярлек. 
Шимбә көнне Татарстан урамында транспорт хәрәкәте ачылды. 
Җимерелгән фатирларны «Профит» компаниясе төзекләндерәчәк. Компаниянең башкарма директоры Анатолий Кондюков, 48/20 йортының көчле җимерелүен ассызыклады. «Мин 53нче һәм 48нче бистәдәге җимерелгән йортларны төзекләндерүдә катнаштым. Анда сүтәргә кирәкмәгән иде, биредә яңартырга катлаулы булган  узеллар күп», – диде ул. Төзелеш компаниясе хезмәткәрләре ялсыз эшләп, сүтү, чистарту эшләрен бу атнада тәмамларга, фатирларны яңа елга кадәр сыйфатлы итеп төзеп тапшырырга планлаштыралар.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига