Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүләкләр бүләккә ялгансын

22 июльдән Татарстанда шул исемдә акция башланды. Ул 22 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында кешеләр үзләрендәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала. Бу акция мәктәпләрне тулы түләмдә кызыклы әдәби әсәрләр, махсус белешмәләр, дәреслекләр белән тәэмин итү максатында уздырыла, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге....

22 июльдән Татарстанда шул исемдә акция башланды. Ул 22 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында кешеләр үзләрендәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.

Бу акция мәктәпләрне тулы түләмдә кызыклы әдәби әсәрләр, махсус белешмәләр, дәреслекләр белән тәэмин итү максатында уздырыла, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Аңа мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә октябрь аенда йомгак ясалачак. Иң күп китап тапшыручылар Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Шулай ук республикада булачак "Белем көне", "Укытучылар көне" бәйрәмнәре уңаеннан, почтада "Почта аша котлау" дигән яңа төр хезмәт тә күрсәтелә башлый. Бүләк белән бергә яки бүләксез котлау открыткасы (бәясе 150 сумнан 1500 сумга кадәр) 15 июльдән барлык почта бүлекләрендә кабул ителә. Почтада шулай ук "Син үзең генә түгел" дигән социаль хәйрия проекты буенча эш дәвам итә. Аның кысаларында Россиядә яшәүче теләсә кем ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ пенсионерларга открытка, хат яки посылка җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев