Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогерлар Рөстәм Миңнехановта кунакта

Казанда "Блогерлар нефорумы"нда катнашучылар популяр "Хәерле иртә, Татарстан!" флешмобына кушылды.

Иртән төрле платформаларда популяр 4 блогер: Полина Бржезинская, Мария Горячева, Константин Павлов һәм Татьяна Рыбакова Татарстан Президенты кабинетында иде. Алар сәгать нәкъ 6да Рөстәм Миңнеханов белән бергә бер ракурста фото ясадылар һәм социаль челтәрләрдә үз битләрендә республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга хәерле иртә теләделәр."Зур рәхмәт! Көтмәгән идек! Болай иртә беркем дә көтми, ә сез безне кабул иттегез", - дип рәхмәт белдерделәр блогерлар Рөстәм Миңнехановка. Аларны бүләк тә куандырды - Президент кунакларга Татарстан турында фотоальбом бүләк итте."Мин хәзер Ульяновск өлкәсенә очам, анда бүген Сабан туе", - дип планнары белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов блогерлар белән. Көннең икенче яртысында Президент Казанга кайта һәм Динозаврлар паркын ачуда катнашачак. Соңрак, ул тагын Блогерлар нефорумында катнашучылар белән очрашырга планлаштыра.Флешмобта катнашучылар республика лидеры белән селфи ясадылар. Бу фотолар социаль челтәрләр аларның битләрендә пәйда булды.Искәртеп үтик: "Хәере иртә, Татарстан!" флешмобының инициаторы - республика лидеры. Беркөнне Рөстәм Миңнеханов эш көне башланганда социаль челтәргә бүлмәсеннән төшергән фото һәм "Хәерле иртә, Татарстан!" дип язып куйган иде. Бу идеяне язылучылар хуплап алды. Ә ТР Президенты үзе, кайда гына булмасын, чит илдә командировкадамы яки республика районнарындамы - бер үк вакытта ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә үз битендә Татарстанга хәерле иртә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев