Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бодибилдинг сабырларны ярата

Җәй якынлашу белән бик күпләр фитнес үзәкләренә язылып, үз-үзләрен "тәртипкә" китерергә ашыга. Кемдер ябыга, кемдер мускуллар үстерә. Бодибилдинг белән шөгыльләнүчеләрне әлеге мәсьәлә борчымый. Чөнки алар ел әйләнәсе үзләрен карап, мәһабәт, рельефлы гәүдә формасы өстендә эшлиләр.

21 май көнне шәһәребездә бодибилдер спортчылары катнашында зур чара - атлетизм буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында өченче RBB CLASSIC турниры уза. Анда Казан, Башкортостан, Түбән Кама, Оренбург өлкәләреннән спортчылар чыгыш ясаячак. Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында "Арнольд Классик" категориясенең абсолют чемпионы Аркадий Величко да бар. Көчлеләр спортының үсеше, бодибилдинг үзенчәлекләре белән кызыксынып, без Яр Чаллы шәһәрендәге бодибилдинг федерациясе президенты һәм турнирны оештыручы Рубин Гайнуллин белән әңгәмә кордык.

- Бодибилдинг турында бик күп бәхәсле фикерләр йөри. Берәүләр аны спорт төренә тиңли, башкалары ул яшәү рәвеше генә, ди. Кем хаклы?

- Минемчә, бодибилдингны мондый төрләргә аеру бик үк дөрес түгел. Чөнки ул бер үк вакытта яшәү рәвеше дә, спорт төре дә булып тора. Аермасы куела торган максатларга гына бәйле. Әгәр кеше бодибилдинг белән профессиональ спортчы буларак шөгыльләнергә уйлый икән, аның тормышы билгеле бер күрсәткечләргә ирешүгә бәйле булачак. Ә бу, үз чиратында, үзенә күрә аерым бер туклану һәм спорт күнегүләрен ясау программасын, интенсивлыкны, режимны һ.б. таләп итәчәк. Бодибилдингка яшәү рәвеше итеп караганнарга исә, ул күбрәк эстетик ләззәт китереп, актив тормыш рәвешен сакларга ярдәм итәр.

- Чаллыда бодибилдинг үсешен ничек бәяләр идегез?

- Мин әлеге спорт төрендә беренче адымнарны ясаганда, Чаллыда бодибилдинг буенча турнирлар үткәрелми диярлек иде. Бүген исә спортчылар өчен бар шартлар да тудырылган. Шәһәребездә шактый гына фитнес-үзәкләр эшләп килә, тренерлар күп. Мәсәлән, үзем, шәхсән, 2014-2015 елларда Чаллыда 2 турнир үткәрдем. Анда катнашкан егетләр бүгенге көндә башка шәһәрләрдә, бодибилдинг турнирларында үзләрен күрсәтәләр. Мин аларга дөрес туклану, сәхнәдә үз-үзеңне тамашачыга тәкъдим итү, оештыру эшләре буенча киңәшләр бирәм. Тренер буларак үсәргә ярдәм итәм. Озакламый, төгәлрәге, ике айдан соң, шәһәребездә бодибилдер тренерларыннан торган махсус фитнес-үзәк тә ачылачак. Алла боерса, быел шәһәребездә IFBB федерациясеннән аккредитация узган турнир да үткәрә алырбыз дип өметләнәм.

- Бодибилдинг - куркынычсыз спорт төреме?

- Теләсә нинди профессиональ спорт корбан таләп итә. Һәм еш кына ул сәламәтлек була. Спортчылар моны аңлыйлар. Әмма, моңа карамастан, сайлаган юлларыннан тайпылмыйча, аны ахырына кадәр үтәләр.

- Яшь бодибилдерлар нинди хаталарны күбрәк ясыйлар?

- Элек кешеләр мәгълүмат кытлыгыннан интеккән булсалар, хәзер аның артык күп булуыннан зыян күрәләр. Иң еш хата ул - күнегүләр ясау техникасына игътибар итмичә, авыр йөк күтәрү. Бер төркем мускуллар өстендә генә эшләү шулай ук файдасыз. Гомумән, балагыз өчен спорт түгәрәген сайлаганда, Олимпия уеннары төрләренә өстенлекне бирү яхшырак булыр. Бодибилдинг аларга "өстәмә аксессуар" булып кына килсен. "Коры тимер" күтәрүгә караганда, аны башка спорт төрләре белән берләштерү күпкә файдалырак.

- Һәрбер спорт төренең яшь чикләре бар. Ә бодибилдингта андый кысалар бармы?

- Практика күрсәткәнчә, "Мистер Олимпия", "Арнольд Классик" кебек турнир категорияләрендә чыгыш ясаучы һәм югары урыннарны алучы спортчыларның яше 30-40ны тәшкил итә. Бодибилдерчыларның "чәчәк ату" вакыты шул аралыкта була дисәң, бер дә ялгыш булмас. Әмма бу әлеге спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнүчеләргә генә кагыла. "Урамнан кергән кешегә" исә андый яшьтә шундый турнирларда беренче урыннарны алу мөмкин түгел. Әмма үзеңне яхшы формада тоту начар эш түгел. Мин, шәхсән, танылган тренер Дмитрий Яшанькинның әтисенә сокланам. Аңа 65 яшь, ә ул әле дә турнирларда "Остазлар" категориясендә катнашып, Россия һәм ил чемпионатларында урыннар ала. Димәк, барысы да кешедән генә тора.

- Бодибилдинг сабырлыкны ярата, вакытны таләп итә. Ә теләкне, "күзләрдәге утны" ничек сүрелдермәскә?

- Күңелгә ятмаган эш нәтиҗәләргә ирешергә комачаулый. Шуңа да, арыгансыз икән, үз-үзегезне мәҗбүр итмәгез - ял итегез! Тренер белән киңәшләшеп, күнегүләр ясау программасын, туклануны үзгәртегез. Хәзер көннәр җылынды. Шуңа да велосипедларда, роликларда йөрегез. Саф һавада күбрәк булыгыз.

- Җәен мәһабәт мускуллы гәүдә турында хыялланучылар саны арта. Әйтик, бер ай вакыт эчендә атлетлар фигурасына ирешеп буламы?

- Әгәр кыш буена спорт, фитнес белән актив шөгыльләнеп, җәен "сушка" ясасагыз, һичшиксез, рельефлы матур формага ирешә алачаксыз. Бернәрсә белән дә шөгыльләнмәгән һәм җәйгә кисәк кенә атлет формасын булдырырга теләгәннәргә исә, җиң сызганып эшләргә генә кала. Бер ай эчендә мин дөрес туклану программасын төзеп, күнегүләр ясау техникасын куя алам. Әмма теләгән формага бары тик икенче җәйне генә ирешеп булыр.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Уңышлар Сезгә!

Альбина Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев