Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясеннән КЫЗЫКЛЫ 13 ФАКТ

Бүген «Пирамида»да «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен тапшырдылар. Сәхнәдә өлкән яшьтәге легендар җырчылар да, яңа гына популяр булып килүче башкаручылар да чыгыш ясады. «Матбугат.ру» хәбәрчесе тамашаны карады һәм 13 кызыклы фактны сезгә сөзеп бирергә булды. Ә тиздән фоторепортаж да эләчәкбез.

1. Премияне тапшыру тантанасы 7 минутлык соңару белән башланды. Иң беренче булып сәхнәгә «Казан» бию ансамбле артистлары чыкты.
2. Тамашаны «Болгар радиосы»ның 6 ди-джее алып барды. Алар икешәр пар булып "яшьләр" (Илфар һәм Айсылу), "урта буын" (Рөстәм һәм Айгөл) һәм "ветераннар" (Фаил һәм Дилбәр) амплуасын башкарды.
3. Башка фестиваль-тамашалардан аермалы буларак, җыр авторларын сәхнәгә чыгарып котладылар. Кайбер авторлар (мәсәлән, Эльмира Җәлилова, Айдар Тимербаев, Фирзәр Мортазин...) берьюлы берничә бүләккә ия булды. Фирзәр Мортазин, Зифа Нагаева һ.б. кайбер авторлар бәйрәмгә килә алмаган.
4. Иң зур алкышлар Римма Ибраһимова, Филүс Каһиров, Илсөя Бәдретдинова, "Артур-Марат", Ришат Төхфәтуллин, Венера Ганиева, Зәйнәп-Зөфәр, Хәния Фәрхи һәм Ренат Ибраһимовка булды.
5. Ренат Ибраһимов белән Хәния Фәрхи икешәр җыр башкарды. Башка җырчылар берәрне генә.
6. Салават Фәтхетдинов тамашада катнашмады.
7. Тарихта беренче тапкыр продюсерларны котладылар. "Бу тарихи вакыйга, чөнки моңарчы продюсерларны гел яманлыйлар гына иде, ә бүген менә сәхнәдән котлыйлар", - диде бүләк алган Рифат Фәттахов.
8. "Барс-Медиа" ширкәте башлыгы Марат Гәрәев үз бүләген алырга килмәгән. Продюсерлык өчен тагын бер бүләк аңа эләгәсе иде.
9. "Пирамида" залының кафесында өчпочмаклар атналар буе да бозылмый икән. Бу турыда алып баручылар сәхнәдән әйтте.
10. Тамашада җырлы династия чыгыш ясады. Гөлдания Хәйруллина һәм аның кызы "Лилияләр" дуэтындагы Лилия Хәйруллина.
11. Тантананың иң башында берьюлы 6 алып баручының озын-озак нотыкларын исәпкә алмаганда, тамаша динамикалы узды.
12. "Алтын барс"тан яхшырак булды бу" дигән сүз ишетте гардеробта "Матбугат.ру" хәбәрчесе.
13. Унөченче фактны сезнең карамакка калдырабыз. Тамашаны кем карады? Ниләр ошады? Ниләр ошамады? Үз фикерегезне монда языгыз.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев