Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Болгар» җыр театрыннан – затлы концерт

Шәһәребезнең профессиональ сәнгать коллективларының берсе - «Болгар» бию театры үзенең 31нче иҗат сезонын ачарга җыена. Шул уңайдан театрның директоры Алинә Ганиева белән әңгәмә кордык.

– Алинә Радиковна, данлыклы «Болгар» театры  яңа сезонны,  гадәттәгечә, зур сәнгать бәйрәме белән ачып җибәрәме?
– Әйе. «Болгар» үзенең 30 еллык иҗатында сокланырлык үсешкә ирешеп, балет, оркестр һәм вокал төркемнәрен берләштерүче бию театры дәрәҗәсенә күтәрелде. Төркемнәренең һәркайсы бүген тамашачы алдында мөстәкыйль  чыгыш ясый ала. Әйтик, вокал төркеме җырчыларының оркестр белән төрле программалары бар, һәркайсы аерым да җырлый. Репертуарлары бай: татар халык, эстрада җырлары белән бергә рус, итальян җырларын да зур осталык белән башкаралар. Җырчы Нияз Хәмәтшин –  «Татар моңы – 2012» халыкара фестивале җиңүчесе. Гөлназ Закирова да бик талантлы, профессионал. Ә биюләрнең ниндиләрен генә куймый коллектив. Татар биюләре генә дә берничә - казан, себер, керәшен, әстерхан татарларыныкы...
Коллектив милли мәдәниятнең,  сәнгатьнең үзенчәлекләрен саклау, үстерү, халыкка җиткерү юнәлешендә бәяләп бетергесез эш башкара. Ансамбльнең музыка җитәкчесе, баш дирижер Фәрит Закиров, театрның баш балетмейстеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Смышляев ансамбльнең беренче көннәреннән үк эшлиләр. Шәһәрдә үткәрелгән чаралар: бәйге-фестивальләр, спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр «болгар»лылардан башка узмый. «Болгар» бию театры бик күп чит илләрдә: Төркиядә (2006), Испаниядә, Португалиядә (2007), Франциядә (2008), Италиядә (2011), Казахстанда (2007) булган, халкыбызның милли җыр-моңнарын, биюләрен дөнья халкына танытуга иреште. Төркия, Португалия, Испания, Франциядә узган фестиваль-бәйгеләрдә күп тапкыр җиңүче һәм лауреат булды. Күпсанлы грамоталар, дипломнар, бүләкләр – моның дәлиле. Ансамбль артистлары Пакистанда да Чаллы данын якладылар. 
Коллектив читтә яшәүче татарларны да онытмый: Мәскәүдә, Россиянең татарлар күп яшәгән төбәкләрендә – Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Оренбург, Әстерхан шәһәрләрендә чыгыш ясады.
– Шундый данлыклы коллективка җитәкче булып килергә курыкмадыгызмы? Газета укучыларыбызны үзегез белән таныштырып үтегез әле.
– Мин мәдәният идарәсендә бәйрәмнәр буенча белгеч, баш белгеч, әйдәп баручы белгеч, бүлек башлыгы, идарә җитәкчесе булып эшләгәндә үк бу коллектив белән яхшы таныш идем, чөнки бергә бик күп чаралар үткәрдек. Шәһәрдәге җитди чараларда «Болгар» театры чыгышы һәрвакыт программаның «Йөзек кашы» булды. Коллективта эшләүчеләр, мәдәният өлкәсендәге кешеләр белән киңәшләшкәч, бирегә курыкмыйча килдем. Һәм үкенмим дә, чөнки кайда гына эшләсәм дә белемем һәм тәҗрибәм белән коллективның үсешенә өлеш кертергә тырышам. Биредә төгәл эш башкарасың, нәтиҗәсе дә тиз күренә. Монда һәр кеше югары профессионал дәрәҗәдәге белгеч, команда рухы бик көчле. Шәһәр җитәкчеләре дә ярдәм итеп тора. Шуңа күрә уртак максатка ирешү авыр түгел.
– Коллектив яңа сезонда тамашачыларны нинди яңалыклар белән сөендерергә җыена?
– Бездә Санкт-Петербургның Гнесиннар исемендәге музыка көллиятен тәмамлаган Оля Лахнова эшли башлады. Ул кечкенәдән төрле бәйрәмнәрдә җырлап йөргән Чаллы кызы. Төрле милләт биюләре янына удмурт халык биюе, яңа җырлар өстәлде. Программа Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышлана. Киемнәр, җыр-биюләр, режиссура  – барысы да югары дәрәҗәдә булачак. Концертны тамашачыларыбыз белән бергә мәшһүр Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз. 
– Балалар студиясе ачкан идегез...
–  Театрга эшкә килү белән балалар студиясе ачарга теләгем бар иде. Бүгенге көндә бездә вокал һәм хореография бүлекләре уңышлы гына эшли. Вокал бүлеген коллективта 20 ел эшләүче профессионал җырчы Гөлнара Шәмсетдинова алып бара. Хореография бүлеген озак еллар Менделеевскийның данлыклы «Шаян» ансамблендә эшләгән, Татарстанның атказанган артисты Данир Латыйпов җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә әлеге талантлы, җаваплы педагоглар  белән шөгыльләнгән балалар шактый гына уңышларга  ирештеләр. Алар яңа сезон ачылышында катнашалар. 
– «Болгар» бию театры чыгышы теләсә кайсы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә икәнлеген дәлилли. Тамашачылар аларның чыгышын көтеп ала. Алкышлый. Бүгенге көндә биючеләр эшләреннән, хезмәт хакыннан канәгатьме? 
– Кайда гына чыгыш ясасак та, безне тамашачылар җылы кабул итәләр, һәр чыгышны алкышларга күмәләр, артистларны сәхнәдән аягүрә басып алкышлап  озаталар. Чаллы тамашачысы чын сәнгатьне аңлый һәм бәяли белә. Тамашачыларның рәхмәте, алкышлар иҗат кешесен дәртләндерә, рухландыра. Сүз дә юк, артистларның да үз тормышларын алып барасылары бар. Театрда уртача хезмәт хакы начар түгел. Концертларга зыян килмәсә, алар башка җирләрдә өстәмә акча эшли алалар, без килешеп эшлибез. Артист кеше ирекле вакытын яраткан эше белән үткәрергә тиеш дип саныйм. 


– Алинә Радиковна, «Болгар» үзегезне дә биетә башламадымы? Кызларыгыз биемиме?
– Үзем биемим. Игезәк кызларым Альбина белән Альмира 4 яшьтән биюгә йөрделәр. Бу яздан ныклап волейбол белән шөгыльләнә башладылар. Кечкенә кызым Самирә мәктәпкә барырга әзерләнә. 
– Тамашачыларга теләкләрегез.
– Профессионал сәнгатьне яратучы кадерле тамашачыларыбызны  21 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараена яңа сезон ачылуга багышланган концертка чакырабыз. Килегез, рәхәтләнеп ял итеп китегез. Яңа сезонда да бергә булыйк!


Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният

2
X