Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Болгарда Мәүлид бәйрәме оештырыла

29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте. "Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе - пәйгамбәребезгә...

29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте. "Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе - пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез. tatar-inform.tataр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев