Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Болгар”ның балкыр таңы

    Шәһәребезнең профессиональ сәнгать коллективларының берсе - "Болгар" бию театры үзенең 25нче иҗат сезонын "Франциядә җәй" дигән концерт программасы белән башлап җибәрә. Милли музыка һәм бию сәнгатенең югары үрнәге булган бу концертны шәһәрдәшләр 6 октябрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда карый ала. Исеменә - җисеме Чын мәгънәсендә зур сәнгать бәйрәме булачак ул. Чөнки...

    Шәһәребезнең профессиональ сәнгать коллективларының берсе - "Болгар" бию театры үзенең 25нче иҗат сезонын "Франциядә җәй" дигән концерт программасы белән башлап җибәрә. Милли музыка һәм бию сәнгатенең югары үрнәге булган бу концертны шәһәрдәшләр 6 октябрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда карый ала.

    Исеменә - җисеме

    Чын мәгънәсендә зур сәнгать бәйрәме булачак ул. Чөнки "Болгар" үзенең чирек гасырлык иҗатында сокланырлык үсешкә ирешеп, балет, оркестр һәм вокал төркемнәрен берләштерүче бию театры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Театр төркемнәренең һәркайсы бүген тамашачы алдында мөстәкыйль дә чыгыш ясый ала. Әйтик, дүрт кешелек вокал төркеме җырчыларының оркестр белән квартет, трио, дуэт программалары бар, һәркайсы аерым да җырлый. Репертуарлары бай - татар халык, эстрада җырлары белән бергә рус, итальян җырларын да зур осталык белән башкаралар. Җырчы Нияз Хәмәтшин - "Татар моңы-2012" халыкара фестивале җиңүчесе. Ә биюләрнең ниндиләрен генә куймый коллектив. Татар биюләре генә дә берничә - казан, себер, керәшен, әстерхан татарлары биюләре...

    Шәһәр советы карары нигезендә Чаллыда 1990 елда оештырылган профессиональ бию ансамбленең борынгы дәүләтебез исеме белән аталуы ук коллективның иҗат кыйбласын билгеләп куйган, күрәсең. Менә чирек гасыр инде бу коллектив халкыбызның милли мәдәниятен, сәнгатен, үзенчәлекләрен саклау, үстерү, халыкка җиткерү юнәлешендә бәяләп бетергесез эш башкара.

    Театрның беренче директоры Владимир Ураков коллектив туплау, репертуар, костюмнар, концерт программалары өстендә күп эшләгән. Шул елларда Удмуртиянең "Италмас" дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән Марина һәм Андрей Павловскийлар, Марий-Эл Республикасының "Марий-Эл" дәүләт академия җыр һәм бию ансамбленнән Людмила һәм Валерий Каширскийлар килгән. Геннадий Муруев, Светлана Андреева, Елена Васильева, Мостафа Ногманов, Сергей һәм Галина Адрицовалар, Сергей Лавров, Андрей Макрица ансамбльнең беренче составында эшләп, "Болгар"ны беренче танытучылар булганнар. Татарстанның атказанган артисты, флейтада уйнаучы Ольга Гурьева, ансамбльнең музыка җитәкчесе, баш дирижер Фәрит Закиров, театрның баш балетмейстеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Смышляев та ансамбльнең беренче көннәреннән үк эшлиләр.

    2008 елдан коллектив "Болгар" бию театры булып эшли башлый. Монысы инде дистә елдан артык коллективның директоры, сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Шәмсетдиновның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе. "Мин һәр концертның ниндидер бер максатка берләштерелүен, спектакль кебек булуын телим, - ди Ринат Хәсият улы. - Андый концерт программаларыбыз байтак һәм, сәнгать әсәре буларак, аларның һәркайсының үз кыйммәте бар. "Авылым хатирәләре" татар программасы исә - минем горурлыгым. Сәхнәдә биюләр аша без татар авылының тулы тормышын чагылдыруга ирештек". Әлеге программага музыканы Америкада яшәүче күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова язган. Коллективның тагын бер иҗат җимеше - "Чаллым минем" ("Мой город Набережные Челны") программасы да тамашачы күңеленә хуш килгән.

    "Болгар" бию театры репертуарында ике вокаль-хореографик спектакль дә бар. "Нардуган" (композитор Ф.Шәрифуллин, балетмейстер Ф.Янышева) һәм "Борынгы аһәң" (композитор Э.Галимова, балетмейстер Ф.Янышева) спектакльләре коллективның этнографик юнәлештәге эшчәнлеге нәтиҗәсе.

    "Максатыбыз - татар милли культурасын саклау һәм үстерү. Исемебезгә тугры калып, татарларның этнографик төркемнәрен өйрәнеп, аларның яшәү, киенү, үзенчәлекләрен биюдә чагылдырырга омтылабыз. Һәр халыкның этнографик характеристикасы төрле, костюмнары, хәрәкәтләре, музыкасы үзгә. Без менә шул үзенчәлекләрне аерып күрсәтергә тырышабыз. Флүрә Янышева әнә шундый балетмейстер, - ди Ринат Хәсият улы. - Күтәртмә тагылган чабаталар киеп башкарган "Чувал уен" биюен Франциядә дә яраттылар. Янышева куйган күп кенә биюләргә костюмнарны рәссам Рания Хәйруллина ясый. Шәһәребезнең күп милләтле булуын исәпкә алып, репертуарыбызга башкорт, чуаш, мари, рус һ.б. милләт биюләрен дә кертәбез".

    Милли сәнгатебез сагында

    Коллектив оештырылганнан бирле шәһәрдә үткәрелгән чаралар - бәйге-фестивальләр, спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр "болгар"лылардан башка узмый. "Болгар" бию театры чыгышларын башкала тамашачысы да көтеп ала. Коллективның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән уртак проектлары да бар. Хәтта Мәскәүдә Съездлар сараенда да бергәләп чыгыш ясаганнары бар. Ә Казанда узган Универсиада вакытында "болгар"лылар Актанышның "Агыйдел" ансамбле белән бергә 7 көн дәвамында 155 илдән килгән делегацияләрне каршы алып торган. Актанышлылар - татар, безнекеләр рус биюе башкарганнар, махсус бию өйрәнеп, өр-яңа костюмнарга кадәр тектергәннәр.

    Үзенең чирек гасырлык иҗат гомерендә "Болгар" бию театры бик күп чит илләрдә - Төркиядә (2006), Испаниядә, Португалиядә (2007), Франциядә (2008), Италиядә (2011), Казахстанда (2007), Пакистанда (2006) булган, халкыбызның милли җыр-моңнарын, биюләрен дөнья халкына танытуга ирешкән. Коллектив читтә яшәүче татарларны да онытмый: Мәскәүдә, Россиянең татарлар күп яшәгән төбәкләрендә - Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Уфа, Оренбург, Әстерхан шәһәрләрендә концертлар белән еш була.

    2010 елда Литваның Клайпеда шәһәрендә, 2013 елда Белоруссия башкаласы Минскида милләттәшләр өчен Сабан туе үткәрүдә катнашкан.

    Быел исә коллектив янә Франциягә, халыкара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга багышланган фольклор фестиваленә чакыру алган.

    "Чыгышларыбыз "тере" музыка белән барды. 1-2 августта Лемож шәһәрендә аерым концерт бирдек. Профессиональ коллектив буларак, безне бик ошаттылар. Аягүрә басып, аяк тыпырдата-тыпырдата кул чаптылар", - ди театр директоры урынбасары Эльвира Яббарова.

    Франциядә "Болгар" бию театры дүрт фестивальдә катнашкан, татар милли сәнгате үрнәкләрен күрсәткән. "Нечкә зәвыклы, зыялы француз тамашачыларын бик ошатып кайттык: башкару осталыгын да, милли үзенчәлекләрне дә тоемлый беләләр. Алардагы сәнгать тәрбиясе аерылып тора, - ди Ринат Хәсият улы. - Беләм: югары бию сәнгатен аңларлык тамашачыны үзебез тәрбияләргә тиешбез. Ләкин моның өчен бик күп вакыт кирәк. Безгә исә, популярлыкка гына өметләнергә кала. Еш чыгыш ясамыйбыз, шулай да зал тутыру проблема. Шунлыктан, финанс кыенлыклары кичерәбез".

    Юбилей сезоны

    25нче иҗат сезонында "Болгар" бию театры Чаллы тамашачысы белән гадәттәгедән ешрак очрашачак. Киләчәккә планнары белән бүлешкәндә, Ринат Шәмсетдинов март аенда юбилей декадасы үткәрергә ниятләүләрен әйтте. Чаллы тамашачысына концерт программалары циклын тәкъдим итәчәкләр. Милли рухны саклап эшләүче коллективның 25 еллык иҗатына бер нәтиҗә ясау булачак ул. Ринат Хәсиятович әйтүенчә, "Болгар" бию театры Чаллы тамашачысына һәр көнне бер концерт программасын тәкъдим итәчәк. Декада кысаларында Орган залында оркестр һәм вокал төркеменең уртак концерт программасы да каралган.

    Юбилейга кагылышлы бөтен серләрен дә ачып салмады Ринат Хәсиятович. Театрның 20 еллыгына багышланган юбилей концертына, мәсәлән, коллектив Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин катнашында эстрада программасы әзерләгән иде.

    "Ә инде быелгы иҗат сезонын ачучы беренче концертны Франциядәге турга багышларга булдык. Татар сәнгатен Франциядә күрсәтүебез, чит ил тамашачысын Татарстаныбыз, Чаллыбыз белән таныштыруыбыз, милли җыр-биюләребезне яратып кабул итүләре турында сөйләп, фестивальдә күрсәткән концерт программабызны шәһәребез тамашачысына тәкъдим итәчәкбез. Концертыбызга көтеп калабыз", - ди Ринат Шәмсетдинов.

    "Болгар" бию театры концертына рәхим итегез, шәһәрдәшләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: