Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Болгар”ның йөзек кашы

Чаллының талантларга бай шәһәр икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Бездә бәйрәмнәр, бәйге, фестивальләр - барысы да югары дәрәҗәдә уза. Моңа артистлар, иҗат коллективлары, режиссер-куючылар зур өлеш кертә. Алар арасында "Болгар" бию театры артисткасы, балетмейстер Рушания Сабирова да бар.

Гаиләләрендә сәнгатькә гашыйклар булмаса да, Әлмәт кызы Рушания балачагыннан биергә ярата. Шунлыктан ул 10 яшьтән "Ровесники" халык биюләре ансамбеленә йөри. Биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Садретдинова җитәкчелегендә бию сәнгатенең бар нечкәлекләренә төшенә ул. Шул елларда ук Мәскәүдә узган бөтенсоюз фестивалендә үзенең коллективы белән чыгыш ясап, лауреат дәрәҗәсенә ирешә.

Киләчәк язмышын биюдән башка күз алдына да китерә алмаган Рушания, мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1988 елда Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга керә. Студент елларында уку йортының һәм Алабуга шәһәренең барлык мәдәни чараларында актив катнашып, тиз арада популярлык казана.

1991 елда ул "Болгар" ансамбле концертын карый һәм әлеге коллектив иҗатына гашыйк була. Бу ансамбльнең барлыкка килгән вакыты гына. Коллективка талантлы белгечләр кирәк. Училище укытучылары тәкъдиме белән театрның балетмейстеры Юрий Смышляев Рушанияне үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп, язмам герое үзенең язмышын "Болгар" ансамбле белән бәйли һәм моннан үзе дә, коллектив та, шәһәр дә ота гына.

Рушания баштан үк үзен яхшы әзерлекле белгеч итеп таныта, репертуарга тиз керә һәм таланты, тырышлыгы белән аерылып тора. Режиссерлар аңа ышанып, төп рольләрне бирәләр. Казан, Мәскәү, Әстерхан, Йошкар-Ола һәм башка төбәкләрдә беренче гастрольләре уңышлы уза. Рушания башкаруындагы "Шаян Хәбтениса" биюе легендар номерга әйләнә. 20 ел дәвамында әлеге бию тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.

Рушания Рәис кызы биюләре аша изге күңелле, кунакчыл, шаян татар кызы образын пропагандалый. "Өч кыз", "Кызлар биюе", "Бабакай" биюләрен һәрвакыт яратып карыйм. Концерттан кәефем күтәрелеп кайта. Рушания кебек оста биючеләре белән данлы безнең "Болгар"ыбыз, - ди шәһәрдәшебез Гөлниса Зәкиева. Рушаниянең "Чувал уен", "Ак калфак", "Нардуган" вокал-хореографик картиналарындагы рольләре дә, төрле милләт биюләре дә тамашачылар күңелендә лаеклы урын тапты.

"Рушания даими эзләнүдә. Ул Россия, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Актив тормыш рәвеше алып бара. Энергияле һәм үз хезмәтенә гашыйк кеше ул. Сәнгатьнең матурлыгын башкалар белән бик теләп бүлешә. 1995 елда Измирда халык иҗатының II халыкара фестивалендә Төркия халкын һәм фестиваль кунакларын татар сәнгатенә гашыйк итеп кайтты. 1997 елда "Болгар" ансамбленең Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән бергә эшләнгән "Ага базар" программасында ул төп рольне - татар кызын башкарды," - ди үзенең хезмәткәре белән горурланып, ансамбль директоры Рушания Кулакова.

Үз хезмәтен яратып башкаргангадыр инде, Рушания Сабирова кайда гына чыгыш ясаса да, уңышка һәм тамашачыларның мәхәббәтенә ирешә. Ул Пакыстанда, Казахстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә узган төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдән дипломнар, призлы урыннар алып кайта. Төркия, Португалия, Испания, Франция һәм башка илләрдәге халыкара фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.

Төп эшеннән тыш, Рушания ханым милләттәшләребезгә илебезнең төрле төбәкләрендә уза торган Сабан туйларын оештырырга булыша. Шәһәр күләмендәге чаралар да аның катнашыннан башка узмый. Һөнәри һәм рәсми бәйрәмнәрне, "Дакар" ярышында катнашучыларны каршы алуны, "Сабан туе", "Сабан туе гүзәле", "Супер әби" бәйгеләрен һәм башка бик күп чараларны матур һәм эчтәлекле итеп уздыруга зур өлеш кертә. Әлеге чараларның балетмейстеры-куючысы була ул.

Рушания ханым - күпкырлы талант иясе. "Болгар" ансамбленә киемнәр тектергәндә дә аның киңәшен тыңлыйлар. Нәтиҗәдә киемнәр матур һәм зәвыклы килеп чыга. Рушания Сабированы "Болгар" бию театрына нигез салучыларның берсе, коллективның йөзек кашы дисәм дә ялгыш булмастыр. Аның биредә эшләвенә ике дистәдән артык вакыт узып киткән. Шул дәвер эчендә күпме биюләр башкарылган, күпме программалар әзерләнгән. Иң мөһиме: аларның чыгышын һәр җирдә көтеп алалар. Бу, әлбәттә, иҗат коллективына югары бәя. "Шунысы куанычлы, бер концертыбызны караган тамашачы безнең программаларга даими йөри. Шуңа күрә без һәрвакыт программаны яңартабыз һәм яңа сезонны ел саен 7 октябрьдә "КАМАЗ" мәдәният сараенда ачып җибәрәбез. Бу юлы да тамашачыларбызга яңа программа әзерлибез", - ди ул.

Рушания Сабированың дәртле биюләре Альберт Әсәдуллин, Виталий Агапов, Гөлдания Хәйруллина, Резидә Шәрәфиева концертларының күркәм бизәге ул.

Иҗат мөмкинлекләре тудырган өчен бүгенге директор Рушания Кулаковага, репертуар төзү серләренә төшендергән өчен беренче җитәкчеләре Ринат Шәмсетдиновка рәхмәтле ул. Яңа биюләр куйганда Роза Кәшбиевна кебек остазларының киңәшләрен истә тота. "Алар биргән белемнәргә нигезләнеп, куелган биюләребез аша татар халкының күңел байлыгын киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз", - ди ул.

Рушания ханымның фидакарь хезмәте күп тапкырлар Чаллы хакимияте, мәдәният идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнде һәм Мэр премиясе белән дә бүләкләнде. Узган елда исә аңа "Татарстанның атказанган артисты" дигән Мактаулы исем бирелде. Әлеге бүләкне Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алу икеләтә шатлык булгандыр, мөгаен.

Рушания Сабирова "Эшкә күтәренке кәеф белән киләм, өйгә күтәренке күңел белән кайтам", - ди. Димәк, ул чын мәгънәсендә бәхетле язмыш иясе. Өйдә аны яраткан гаиләсе көтә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Эмиль - КФУның 4 курс студенты, Дарина 8 сыйныф укучысы. Рушания ханым алар өчен аш бүлмәсеннән чыкмаска да риза. Еш кына ул балаларын пицца, ролл һәм башка тәмле ризыклар белән сыйлый.

Күп вакыты иҗатка, гаиләгә китсә дә, Рушания ханым спорт белән дә дус. Ул эш көнен "Тонус" сәламәтләндерү үзәгендәге бассейнда йөзүдән башлый. Шулай ук җае чыкканда тирга бара, волейбол уйнарга ярата. Балаларын да спорт белән дус булырга өнди.

Татарстанның атказанган артисты Рушания Сабирова хезмәте белән кешеләргә шатлык өләшә. Ул - халык иҗатын популярлаштыру һәм пропагандалауга, гореф-гадәтләрне, традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән фидакарь зат. Киләчәктә дә, без тамашачыларын сөендереп яшәсен иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев