Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Больничныйга яңача китәбез

Хөкүмәт больничныйларны һәм ана буенча пособиеләрне түләүнең яңа тәртибен кертә.

Хөкүмәт больничныйларны һәм ана буенча пособиеләрне түләүнең яңа тәртибен кертә. Хәзер аларны эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры Социаль иминият фондыннан күчерәчәкләр.
Кайбер төбәкләрдә мондый система инде пилот режимында эшли һәм үзен яхшы яктан күрсәтте, дип аңлатты Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин утырышта.

Ул бу эш бирүчедән — кәгазь эшнең бер өлешен, ә гражданнарга тизрәк түләү алу мөмкинлеген бирә, дип сөйләде. Барлык исәпләүләрнең дөреслеген фондның территориаль органнары тикшерә.

"Шуңа күрә 2022 елдан мондый тәҗрибәне бөтен илгә таратачакбыз. Моннан тыш, эшнең актив форматына күчәчәкбез. Вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр-болар барысы да автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк, хезмәткә яраксызлык электрон кәгазе нигезендә, бернинди гаризалар да язарга кирәкми", — дип белдерде Мишустин.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, мондый пособиеләрне билгеләү өчен мәгълүматларны электрон рәвештә алу мөмкин булачак. Бу гражданнарга вакытны, көч һәм нервларны сакларга ярдәм итәчәк, дип саный премьер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев