Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бомжларның да бәйрәме бар...

10 октябрьдә Бөтендөнья йортсыз кеше көне билгеләнде.

БМО мәгълүматлары буенча, дөньяда 100 миллион шундый кеше яши, аларның саны тотрыклы үсә. Шул ук вакытта икенче процесс — тораклы булу идеясеннән баш тарту да арта. Бүген күпләр үз теләкләре белән бомжга әйләнә һәм моны нормаль күренешкә исәпли.
Америкада, әйтик, күпләр торакны арендага алып торуны хуп күрә. Моның сәбәпләре күп: йорт сатып алуның кыйммәт булуы, аны тотуга чыгым күп китүе, бер урыннан икенчесенә күчүнең җиңеллеге. Ә шәхси торакны сату өчен күпме вакыт һәм көч кирәк! Америкада 35 яшькә кадәр булган өч кешенең икесе фатир арендалый һәм сатып алырга җыенмый. Русиядә фатир мәсьәләсе яшьләргә ирекле һәм хәсрәтсез яшәргә һаман комачаулый әле. Шунысы куанычлы, безнең яшьләр арасында үзенең торагын булдырырга теләүчеләр аннан баш тартучыларга караганда күпкә артыграк.

 

https://kiziltan.ru/zhizn/14749-bomzhlarny-da-byrme-bar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев