Шəhри Чаллы

Борвецкое урманында фильм төшерәчәкләр

Чаллы шәһәре янындагы Боровецкое урманында "Культура" телеканалы өчен "Кошлар иле" исемле документаль фильм төшерелә башлый. Анда "Түбән Кама" милли паркының табигате һәм анда яшәүче тереклек дөньясы хакында бәян ителәчәк. Чаллыга инде фильның режессеры Светлана Быченко килде. Ул паркны үз күзләре белән карап чыкты һәм биредә бик кызыклы кадрлар төшереләсен әйтте....

Чаллы шәһәре янындагы Боровецкое урманында "Культура" телеканалы өчен "Кошлар иле" исемле документаль фильм төшерелә башлый. Анда "Түбән Кама" милли паркының табигате һәм анда яшәүче тереклек дөньясы хакында бәян ителәчәк.

Чаллыга инде фильның режессеры Светлана Быченко килде. Ул паркны үз күзләре белән карап чыкты һәм биредә бик кызыклы кадрлар төшереләсен әйтте. Кино төшерүчеләр яз һәм җәй айларында эшәячәкләр. Бигрәк тә табигать җанланганда тәүлек әйләнәсе алар урманны күзәтеп кабатланмас кадрлар төшерергә уйлыйлар.

"Культура" телеканалында "Кошлар иле" документаль фильмнар сериясе күптән бара. Светлана Быченко инде бу сериядә 15 фильм төшереп эфирга чыгарган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: