Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесендә Чаллы кызы җиңү яулады
Яңалыклар тасмасы

Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесендә Чаллы кызы җиңү яулады

Ул - 2нче гимназия укучысы.

VI Бөтенроссия "Ак калфаклы укучы кызлар" бәйгесендә Чаллы кызы, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә белем алучы Айсылу Ишалина җиңү яулады.

Ул - уку алдынгысы. Республикакүләм олимпиадаларда 5нче сыйныфтан бирле катнаша. Биш ел эчендә 2 тапкыр олимпиада җиңүчесе, ике тапкыр призер булган. Моннан тыш, гимназиядә оештырылган «Кәеф» вокал-инструменталь ансамбленә йөри. «Татар сүзе», «Җәлил укулары» кебек нәфис сүз бәйгеләрендә дә финалист булган кыз.  

Исегезгә төшерәбез, "Ак калфаклы укучы кызлар" бәйгесен «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы  «Бөтендөнья татар конгрессы» белән берлектә оештыра.  Аның максаты - татар халкы тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерү, милләт, туган илгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, алдынгы, актив укучыларны барлау. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


калфаклы бәйге

Нет комментариев