Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Боткаларның кайсы зыянлы?

Диетологлар кеше сәламәтлегенә зыян сала торган боткаларны атады. Бу хакта argumenti.ru. сайтына сылтама белән "Мир24" басмасы хәбәр итә.

Беренче урында - манный боткасы. Белгечләр фикеренчә, әлеге боткада крахмал күп, ә аксым аз. Шулай ук манныйда глютен күп. Ул балаларда аллергия китереп чыгара, D витамины һәм тимернең тулысынча үзләштерелүен тоткарлый.
Алга таба исемлектә - дөге боткасы. Ләкин сүз шомартылган (шлифованный) дөге турында бара. Ә бу ярманың калган сортлары файдалы булып санала. Шомарткан вакытта дөгедәге барлык витаминнар да юкка чыга, әмма күп күләмдә крахмал кала.

Иң популяр солы боткасы да зыянлы ярмалар исемлегенә эләккән. Диетологлар әйтүенчә, иртәнге аш организмны төшкә кадәр туендыра ала. Ә солы ярмасында аксым аз булу сәбәпле, ул моңа сәләтле түгел, дип яза “Интертат”.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/19772-botkalarny-kaysy-zyyanly.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев