Боз да яварга мөмкин
Синоптиклар фаразы.
22 майда републикабызда һава торышы җылы, әмма тотрыксыз була дип фаразлыйлар синоптиклар.
Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар ява. Урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да бар.
Җил 6-11 м/с көньяк-көнбатыштан, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайвакыт ул 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк, ә локаль рәвештә көндезге сәгатьләрдә 23 м/с ка кадәр (ТР башкаласында – 15-17 м/с ка кадәр).
Салкынча төннән соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава – +17...+22 градуска кадәр, Казанда +19...+21 градуска кадәр җылыначак.
Чаллыда иртән 15 градус җылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев