Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бозга керү куркыныч

Елга өсте ныклап катып та өлгермәде, балыкчылар инде бәке тишеп, кармак салырга ашыга. Коткаручылар шәһәр янында шундый 8 урынны ачыкланганнар.

Түбән Кама ГЭСы плотинасының Түбән Бьефы аларда аеруча борчу уята. 
«Балыкчыларның ныгып җитмәгән бозга чыгуы, гражданнарның автомобильдә боз өстендә йөрүе – батып үлүнең төп сәбәпләре», – дип белдерде Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов. Бәхетсезлекләрне кисәтү максатыннан алар  даими рәвештә кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда рейдлар үткәрәләр, боз калынлыгы үлчиләр. Хәзерге вакытта ул ни бары  3-5 сантиметрны тәшкил итә. 
Боларны исәпкә алып, район башлыкларына халык күпләп йөри торган бозлыкларны махсус контрольгә алырга, кешеләр арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кушылды. Ә гамәлдәге кануннарны бозып, үзләренең тормышларын куркыныч астына куючы физик затлар – 1500-2000, җаваплы җитәкчеләр 5000-7000, юридик затлар 50 000-70 000 сум штраф түләячәк. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балыкчыларга сак булырга, һава торышы үзгәреп торганда балаларны караучысыз калдырмаска кирәклеген ассызыклады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска