Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бозга чыгу куркыныч булган урыннарны атадылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре боз каткан вакытта елганың ныгып бетмәгән өслегенә чыгу аеруча куркыныч булуын искәртә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, һава торышы салкын булуга карамастан, боз әле ныгымаган. 

«Әмма күпләр битарафлык күрсәтеп, җәяү дә һәм хәтта машина белән дә елга өстенә чыгалар, мондый очраклар арасында үлем белән тәмамланганнары да бар», – ди белгеч. 

2023 елда Татарстанда су объектларында 82 кешенең гомере өзелгән, аның 8е балалар. Чаллыда да бер бала батып үлгән. 

Ногманов, Чаллыдагы сулыкларда боз өстенә чыгарга куркыныч булган урыннарны да атады. Мондый зоналар исемлегенә Чулман елгасындагы җиде урын кергән: Түбән Кама ГЭС буасы янындагы иңкүлек, Элеватор тавы каршында Үзәк урам каршысы, Тарловка бистәсе каршында Элеватор тавы яны, «Навигатор» һәм «Альбатрос» көймә станцияләре яны, «Чаллы Яр» торак комплексы яны һәм шәһәр комлыгы яны.

Мәләкәс елгасы янында ике куркыныч урын бар — алар ГЭС бистәсендә 10/70 йорт каршында һәм Кыңгырау күпере янында.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев