Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәрәңге сабагын чабаргамы?

Бәрәңге сабагын чабаргамы?Кемдер бәрәңге алыр алдыннан аның сабакларын чаба, икенчеләрнең моңа исе китми, янәсе артыгын эшләп мәшәкатьләнүдән ни файда? Уңыш алуга моның йогынтысы бар микән? Белгечләр фикеренчә, бәрәң­гене алыр алдыннан бик нык чык төшсә, томан күзәтелсә, төнлә җылылык 10 градустан түбән булса, бәрәңге гөмбә авыруы белән зарарланырга мөмкин. Әлеге очракта...

Бәрәңге сабагын чабаргамы?Кемдер бәрәңге алыр алдыннан аның сабакларын чаба, икенчеләрнең моңа исе китми, янәсе артыгын эшләп мәшәкатьләнүдән ни файда? Уңыш алуга моның йогынтысы бар микән? Белгечләр фикеренчә, бәрәң­гене алыр алдыннан бик нык чык төшсә, томан күзәтелсә, төнлә җылылык 10 градустан түбән булса, бәрәңге гөмбә авыруы белән зарарланырга мөмкин. Әлеге очракта аның сабакларын чабу күпкә яхшырак. Яфракларның вакытыннан алда гөмбә белән зарарлануы яки туңуы бәрәңгегә туклыклы мат­дәләр килүен киметә, димәк, уңыш та кими дигән сүз. Ә менә суперфосфат бәрәңгегә тизрәк өлгерергә ярдәм итә икән. Шуңа да август уртасында бәрәңге сабакларына бер тәүлек төнәтелгән суперфосфат эремәсе сибәләр (1 сутый җирне эшкәртү өчен 10 литр суга 3 килограмм гади суперфосфат яки 1,5 килограмм икеләтә суперфосфат салырга кирәк) һәм берничә көннән бәрәңге сабакларын чабып алалар. Сәламәт бәрәңге яфракларын яндырмау яхшырак. Аларны җылытылган һәм күтәртелеп эшләнгән түтәлләрнең төбенә салып калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев