Шəhри Чаллы

Әбригә ни булган?

«Рәвешләр» юмор театрыннан Әбри Хәбриев инстаграмда күңелсез фото бастырды. Дөрес, елмаеп төшкән үзе, күңелле итеп. Әмма уң күзенә нидер булган. «Үземә үзем манчыдым», - дип шаярды ул күпсанлы сорауларга җавап итеп. Бу, әлбәттә, шаяру гына. Безнең чыганаклар буенча, Әбри Чебоксар шәһәрендә күзенә операция ясата. Тик аны инстаграмда укучы күп кенә...

«Рәвешләр» юмор театрыннан Әбри Хәбриев инстаграмда күңелсез фото бастырды. Дөрес, елмаеп төшкән үзе, күңелле итеп. Әмма уң күзенә нидер булган. «Үземә үзем манчыдым», - дип шаярды ул күпсанлы сорауларга җавап итеп. Бу, әлбәттә, шаяру гына.

Безнең чыганаклар буенча, Әбри Чебоксар шәһәрендә күзенә операция ясата. Тик аны инстаграмда укучы күп кенә дуслары «кылыйлыгың беткәч, индивидуальностең югалачак» дип борчылалар. Әбрине хәтта Крамаров белән чагыштыручылар да бар.

Уены-чыны бер читтә калсын, иң мөһиме операция уңышлы узсын.

http://artistlar.ru/ebri-khebriev-uzene-uze-manchygan-foto/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: