Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Британиядә кабат теракт булды

Шимбә көнне Лондонда алты кеше терракт корбаны була. Һөҗүмдә 3 террорчы катнашкан. Бу хакта Скотленд Ярд полиция штаб-квартиры шефының урынбасары Марк Роули җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Хәзерге вакытта безнең мәгълүматлар буенча 6 кеше һәлак булган, моннан тыш полиция 3 һөҗүм итүчене атты, -- дип белдергән агентлык китергән чыганак. - Зыян күрүчеләр саны арта бара".

Роули мәгълүматларына караганда, Лондон-бридж күпере тирәсендә автомобильнең җәяүлеләр өстенә менүе, алга Боро-маркет базарына таба хәрәкәт итүе хакындагы хәбәр 22.08 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 00.08 сәгатьтә) килеп ирешә.

Террорчылар автомобильдән чыгып та кешеләргә һөҗүм итә. Боро-маркет базарында, полициягә булган шалтыратудан соң 8 минут үткәч террорчылар атып үтерелә. Аларның барысында да үлем путасы була. Соңыннан ачыкланганча ул муляж була", - дип җиткергән Сконтленд Ярдның терроризмга каршы көрәш һәм махсусу операцияләр буенча урынбасары. Хастаханәгә 48 кеше алып килгәннәр. Бу хактка Лондон ашыгыч ярдәм хезмәте хәбәр итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев