Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бәрәкәт”тә – хәләл ризыклар

"Октябрьское" сәүдә үзәгендә бәйрәм алдыннан "Бәрәкәт" дип исемләнгән яңа бүлек ачылды. Шәхси эшмәкәр Минзифа Гарифуллина әйтүенчә, биредә Татарстан фермерлары үстергән мал-туардан җитештерелгән 500 төр хәләл ризык сатыла. Ит, сөт, ипи ризыкларын халык аеруча яратып ала. "Бәрәкәт"кә Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин хәер-фатыйхасын бирде. Милли киемнәр кигән сатучылар товарны матур итеп татар...

"Октябрьское" сәүдә үзәгендә бәйрәм алдыннан "Бәрәкәт" дип исемләнгән яңа бүлек ачылды. Шәхси эшмәкәр Минзифа Гарифуллина әйтүенчә, биредә Татарстан фермерлары үстергән мал-туардан җитештерелгән 500 төр хәләл ризык сатыла. Ит, сөт, ипи ризыкларын халык аеруча яратып ала. "Бәрәкәт"кә Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин хәер-фатыйхасын бирде. Милли киемнәр кигән сатучылар товарны матур итеп татар телендә тәкъдим итәләр. Сатып алучылар биредә пешерелгән чәкчәк, кыстыбыйны да югары бәяләделәр. Монда теләгән ризыкны күз алдында әзерләп тә бирәләр. "Бәрәкәт" хуҗалары киләчәктә дә сайлаган кыйблаларыннан тайпылмыйча, мөселманнарга хезмәт итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев