Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП кунаклар кабул итте!

Кабул итүнең традицион чиратын Санкт-Петербург шәһәре һәм Башкортостан Республикасы делегатлары дәвам итте.

2018 елның 16 ноябрендә ГАУЗ «БСМП» Санкт-Петербург шәһәреннән һәм Башкортостан Республикасыннан белгечләр делегациясен кабул итте. Хезмәттәшләр сыйфат менеджменты системасы буенча тәҗрибә уртаклашу максатында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килделәр, бүлекчәләрдә сыйфат белән идарә итү системасының торышы белән таныштылар.

Кунакларны сәламләп, хастаханәнең нәтиҗәләре һәм зур күппрофильле стационарда сыйфат менеджменты системасының эше белән таныштырдылар. Экскурсиядә делегатларга кабул итү - диагностика бүлегенең заманча стандартлары, ашыгыч, планлы, амбулатор принцибы буенча пациентларны төркемләү күрсәтелде. Шулай ук, коллегаларны клиник-диагностика лабораториясе, функциональ диагностика һәм стационар бүлекләр белән таныштырдылар. Кунаклар бу хастаханәдә медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруда күп кенә Европа алымнары  булуын билгеләп үттеләр.

Коллегаларга JCI халыкара стандартларны практик куллану һәм аларның нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, БСПМ тышкы инспекция аудитын уңышлы узды, ул халыкара стандарт таләпләренә туры килүен раслады.
Делегатлар җылы кабул итүләре,  һәм кыйммәтле мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев