Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөтендөнья татар конгрессы грантына бәйге жиңүчеләре билгеле булды

Тәкъдим ителгән 38 проект туган телне, тарихны, мәдәниятне саклап калуга багышланган.

Бөтендөнья татар конрессы грантына бәйгегә тәкъдим ителгән 38 проект арасыннан җиңүчеләрне Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең белем алу форумында игълан иткәннәр. Бу  турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итте.
Тәкъдим ителгән проектлар туган телне, тарихны, мәдәниятне саклап калуга кагылышлы. «Без проектларны 5 сәгать дәвамында тыңладык, экспертлар белән фикер алыштык. Кемнедер җиңүче итеп сайлау бик авыр булды, чөнки барсы да кызыклы иде», -  дигән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
1 урын Urban Tatar оешмасы, «Уarfest» проекты, Яр Чаллы, Римма Гомәрова, «sky tat» проекты, Мәскәү өлкәсе.
2 урын Наилә Галиева, «Туйчылар» проекты, Омск өлкәсе.
3 урын Гөлфинә Галиуллина, Илзилә Фәтхуллина, «Ук» проекты, Татарстан.
Беренче урын алган Римма Гомәрова үз бүләген икенче урын алган Наилә Галиевага бүләк иткән. Наилә авылында музей булдырырга тели. «Миңа аның проекты бик ошады. Ә без команда белән үз проектыбыз өчен мөмкинлекләр табарбыз, дип уртак фикергә килдек», - дигән Римма. 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192238/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев