Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бу - ахмаклык!» -Педиатр Илдус Лотфуллин мәчет фонында биюче Чаллы егетләрен тәнкыйтьләгән

Яшьләр арасында популярлык казанган биюче егетләр Колшәриф мәчете каршында чыгыш ясаганнар.

«Яшьлек! Кайсы шәһәр, кем белә? Ютуб каналда карагыз!» — дип язган биюче Айдар Таһиров Инстаграм битендә.

«Егетләр — Казан шәһәренең кунаклары. Әлеге адымнары белән алар шәһәр халкының күпмедер өлешен кимсетәләр. Казанда яшьләр өчен бик күп урыннар бар. Барда яисә дискотекада демонстратив рәвештә намаз уку сыман, бу ахмаклык», — дип ризасызлыгын белдергән педиатр Илдус Лотфуллин.


«Арттырып җибәрәсез. Әйбәт бииләр алар. Кимсетерлек нәрсә юк», — дип җавап кайтарган кайбер инстачылар.

 «Казан — яраткан, матур шәһәр», «Ульянга да килегез! , «Шәп!» — дип яза егетләрнең виртуаль дуслары.


Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X