Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буа районында су коенганда югалган егетләрнең берсе табылды. Үлгән

Буа районының Әхмәт авылында кичәдән бирле ике малайны эзлиләр. 2003 һәм 2005 елгы ике егет ( алар туганнан туган, күрше йортларда яшәгәннәр) плотинага су коенырга киткәннәр. Озак кире кайтмагач, берсенең әнисе эзләргә чыга. Су буенда мотоцикл һәм киемнәр. Үзләре юк.

Кичә һәм бүген малайларны МЧС хезмәткәрләре эзләгән. Эшләр төнлә дә туктап тормаган. Иртәнге якта Казаннан 5 водолаз килгән.   Һәм, ниһаять, хәбәр бар.

Тик, кызганыч, шатлыклы түгел. Көндезге уникедә бер малайның гәүдәсен (2005 елгы) 5 метр тирәнлектән ярдан 16 метр ераклыкта тапканнар.   

Икенче егетне эзләү дәвам итә... 

Чыганак:Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев