Бүген җәмәгать һәм шәхси транспорт, метро, поездлар хәрәкәте туктап торачак, ТВ,Радиолар да тыначак
Яңалыклар тасмасы

Бүген җәмәгать һәм шәхси транспорт, метро, поездлар хәрәкәте туктап торачак, ТВ,Радиолар да тыначак

Ил буенча 12:15 минутта бер минут тынлык игълан ителде

Хәтер һәм кайгы көнендә (22 июнь) Бөтенроссия тынлык минуты Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә үтә.

Бу мизгелдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу өчен барысы да бер минутка туктап калачак:

• Транспорт: җәмәгать һәм шәхси транспорт, метро, поездлар хәрәкәте туктап тора.

• Телерадиоэфир: телевидение һәм радиода тапшырулар өзелә

Бүген Чаллыда иртәнге сәгать 4тә үк «Ватан -Ана» мемориаль комплексында «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. Ул Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгына багышланды. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


минута молчания

Нет комментариев