Бүген Чаллыда 40 гаилә никахын терки
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда 40 гаилә никахын терки

Кияүләр арасында чит ил гражданнары да бар.

Бүген Чаллының тантаналар сараенда язылышучылар саны гадәти көннәргә караганда күбрәк.

12.12.2024 көнне шәһәрдә  40 яңа гаилә барлыкка килә. Башка пәнҗешәмбе көннәрендә 20- 25 пар никахын рәсми төстә теркәгән.

ЗАГС идарсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, 13 декабрьдә 14 пар өйләнешә, 14 декабрьдә 20 кияү белән 20 кәләш кызыл туен үткәрә.

Бу атнадагы кияүләрнең  5се чит ил гражданнары. Алар Мисыр, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әрмәнстаннан.

Фотолар ЗАГСтан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


никах Туй Россиядә гаилә елы

Нет комментариев