Бүген яңгыр ява?!
Яңалыклар тасмасы

Бүген яңгыр ява?!

Синоптиклар фаразы.

25 мартта, Татарстанда атмосфера һава шартларының начараюы һәм температураның түбәнәюе көтелә. 
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән юеш кар һәм яңгыр яву, иртән бозлавык булу ихтималы бар.
Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан күзәтелә. 
Секундына тизлеге 2 метрдан 7 метрга кадәр булган җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртәчәк. 
Төнлә 0, -5, ә аязганда -8 градус салкыннан соң, көндез Татарстанда 9 градуска кадәр җылы фаразланана.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңгыр һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев