Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булачак журналистларның тәүге сынавы, яки зачеттан репортаж

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли. Студентларның күбесе бюджет урыннарында укый. «Интертат» хәбәрчесе беренче курста укучыларның практик зачетын күзәтте.

Булачак каләм ияләрен әзерләүдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә саллы гына өлешен кертә, ягъни газета-журнал мөхәррирләре практик дәресләр үткәрә һәм өметле укучыларны уку дәверендә үк эшкә чакыра. Мәсәлән, икенче курс студентларына «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков белем бирсә, беренче курслар белән «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Татмедиа» җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева шөгыльләнә.
Агымдагы уку елында нинди укучылар туплаганнарын, татар журналистикасы киләчәктә кемнәр кулына калачагын белү өчен, мин Рәмис Латыйповка ияреп, студентларның беренче практик зачетына киттем. Укучылардан сынау алуны «Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков та күзәтте. Зачетка зур оешма җитәкчесенең килүе, игътибар белән һәрберсен тыңлап утыруы, минемчә, студентлар өчен зур дәрәҗә. Аларга кызыгып та куйдым, чөнки студент чакта үзем укыган югары уку йортының эш бирүчеләр белән тыгыз бәйләнеше булганын бөтенләй хәтерләмим. Егерме ел элек никтер җәмгыять безне армиядән качып йөрүче буларак кына кабул итә иде.


Булачак журналистларны борчыган темалар
Зачет тапшыру өчен студентларга семестр дәверендә практик эш бирелгән булган. Сынау көне җиткәч, бары тик шуларның нәтиҗәсен генә күрсәтәсе иде. Мәсәлән, беренче бирем — әзер текстка башисем табу. Бу эш гади генә күренсә дә, чынлыкта алай түгел. Кайвакыт тәҗрибәле журналистлар да язган текстларына уңышлы башисем таба алмый баш вата. Шушы бер кыска гына җөмлә мәкаләнең укылышына зур йогынты ясый. Кызганыч, бу бирем уңышлы үтәлгән бер генә эш тә күзгә чалынмады, минемчә. Кичә генә мәктәп партасында утырган укучыдан шедеврлар көтү дөрес тә түгелдер инде.
Икенче бирем — инстаграмда туры эфир уздыру һәм шуның нәтиҗәсе буенча мәкалә язу булган. Укучыларның күбесе моны кызыксыну белән башкарган. Араларында театр артистлары белән туры эфирга чыгучылар, университет буенча экскурсия ясаучылар, студент тормышын яктыртучылар булды. Миңа бу эшне барысы да уңышлы башкарган кебек тоелды.
Соңгы бирем буларак ирекле темага мәкалә язарга кушылган. Укучылар үзләрен борчыган темаларны яктыртканнар. Студент тормышы, тулай торак маҗаралары, ковид белән бәйле чикләүләр, татар эстрадасы, социаль челтәрләрдә яман комментарийлар язучыларның психологиясен аңларга тырышу кебек темалар күңелгә кереп калды. Аларның сыйфатын бәяләү - минем вазифа түгел. Укытучылар мәкаләләрне әйбәт дип кабул итте. Иң мөһиме - һәр укучы чын журналист башкара торган эшкә алынып, үзен сынап карады. Уку дәверендә телне үстерергә, камилләшергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр күп булачак.


«Татар телле журналистлар җитми»
Шамил Садыйков студентларның беренче зачетын уңышлы дип бәяләде. Аларның актив булуларын, аудитория алдында үзләрен тота алуларын, кызыклы темалар күрә белүләрен билгеләп үтте. Шул ук вакытта барысына да хас кимчелекне — тел байлыгы җитеп бетмәүне әйтте. Телне баету өчен ул күбрәк татарча китаплар, публицистик мәкаләләр укырга, татарча тапшырулар, интернетта татарча видеолар карарга киңәш итте. Шушы факультетта укып, алар телне яхшы үзләштерә алачакларына ышанычын белдерде.
«Татмедиа»ның генераль директоры татар журналистикасына карата фикерләре белән дә уртаклашты.
— Мин дә, Рәмис Латыйпов белән Алсу Исмәгыйлева да милләт киләчәге өчен генә сезгә белем бирүдә катнашабыз. Без үзебез дә кайчандыр журналистика, филология факультетларында укыган кешеләр. Илшат Әминов, Флорид Әгъзамов кебек фидакяр шәхесләр безнең белән шөгыльләнгәч, без журналистикада үз юлыбызны таптык. Без хәзер дә шул өлкәдә эшлибез.
Россиядә рус телле журналистлар бик күп. Алар арасында үз урыныңны табу бик авыр. Татар телендә камил сөйләшә алучы белгечкә кояш астында якты урын табу мөмкинлеге зуррак, чөнки татар журналистлары күп түгел. Бөтен төрле мәгълүмат чараларында татар телле журналистлар җитми. Теләсә кайсы редакциядә үзегезне сынап карый аласыз.
Сезне киләсе елда тагын да мавыктыргыч биремнәр көтә. Эш күп. Мин икенче курс студентлары белән тыгызрак эшлим. Икенче курслар «Татмедиа» җәмгыятенең мәгълүмат чараларында хезмәт куя башладылар. Киләсе елда сезне дә редакцияләрдә көтәм, — диде Шамил Садыйков.


«Журналист булырга теләүчеләр бушлай укырга керә ала»
«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов элеккеге татфак базасында барлыкка килгән югары мәктәпнең татар журналистларын әзерләү өчен яхшы урын булуын әйтте.
— Университетның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар мохите бар, чөнки ул элеккеге татфак базасында барлыкка килде. Студентлар анда татар телен яхшы өйрәнә ала. Элек журналистлар, гадәттә, журфактан яки татфактан килә иде, ләкин татфак аларны максатчан әзерләмәде, телгә генә өйрәтте. Хәзер кадрлар җитмәү исәпкә алынып, биредә укучыларга журналистика буенча да күнекмәләр бирелә.
Студентлар һөнәр осталыгына аудиториядә генә утырып түгел, редакцияләргә килеп тә өйрәнәчәк. Былтыр укырга кергән төркемнең бер өлеше газета-журналларда эшли инде. Минем фикеремчә, бу юнәлеш җәмгыятькә кирәк һәм ул уңышлы нәтиҗәләрен бирә башлады. Тагын бик мөһим әйберне әйтәсем килә — бу балалар бюджет урыннарында укый. Димәк, журналист булырга теләүчеләр бушлай укырга керә ала. Журфакта исә берничә ел бюджет урыннары булмыйча да торды. Хәзер бераз бар дип тә әйтәләр. Булса, бик әйбәт! Балаларның сайлау мөмкинлеге булачак, — диде Рәмис Латыйпов.


«Танылган журналистлардан белем алу бик кызык булды»
Зачеттан соң студентларның кайберләре белән аралашып алдым.
Зәринә Закирова, староста:
— Бик дулкынланып килгән идем. Семестр дәвамында өйрәнгәннәрне искә төшереп башкарган практик эшләрне тапшырдык. Зачет бирү ошады. Ул миңа тагын да күбрәк камилләшергә этәргеч бирде.
Укырга килгәндә журналист була алуыма бераз шикләнә идем. Хәзер бу һөнәр миңа ошый. Әлегә дөнья күргән материалларым юк. Киләчәктә, әлбәттә, булачак.
Семестр дәверендә танылган журналистлардан белем алу бик кызык булды. Алардан үзем өчен күп яңалык алдым. Гомумән, монда уку миңа бик ошый.
Мин үзем Казан кызы, 171нче мәктәпне тәмамладым. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашкач, укытучым белән өстәмә шөгыльләнгәч, телне шактый камил үзләштердем. Укытучымны ярату татар теленә дә мәхәббәт уятты.
Суфыя Шәвәлиева:
— Мин бирегә Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылыннан укытучым тәкъдиме белән килдем. Кечкенәдән язарга, яңалык эзләргә яратам, шуңа күрә журналист һөнәре миңа туры килә. «Көмеш кыңгырау» газетасында чыккан мәкаләләрем бар. Киләчәктә журналист булачагыма ышанам.
Зәринә Әбдерәшитова:
— Мин Казанда туып үстем, 81нче мәктәпне тәмамладым. Бездә татар телен яхшы укыттылар. Укытучым мине олимпиадаларга, конференцияләргә йөртте. Өйдә дә татарча аралашабыз. Җәйге ялларны, гадәттә, Буа районының Аксу авылында үткәрә идем. Авылда гел татарча гына аралаштык. Телне камилләштерүдә авылның да файдасы зур булды.
Миңа монда уку бик ошый. Мин кечкенәдән киностудиягә яратып йөрдем, шуңа күрә иҗади һөнәр үзләштерү турында хыялландым. Киләчәктә үземне телевидение журналисты буларак күрер идем.
Алинә Закирова:
— Мин Буа районының Норлат авылыннан, Буаның сәләтле балалар өчен лицей-интернатын тәмамладым. Журналистикага кереп китүем бик кискен генә булды. Мин башта математика юнәлешенә үттем, ләкин журналист булу теләге соңгы моментта гаризаны шушында юлларга этәрде. Мәктәп елларыннан бирле Инстаграм сәхифәмне бик актив алып барам, анда уй-фикерләрем белән уртаклашам. Соңгы елларда тирәнтен математика белән шөгыльләнгән булсам да, үземне журналистикада сынап карыйсым килде. Монда үземә яңалыклар күбрәк ачармын кебек тоела. Киләчәктә икътисадны, сәясәтне яктыртып барырмын дип уйлыйм.
Дәресләргә йөрсәң, өй эшләрен вакытында эшләп барсаң, укуы авыр түгел. Бүген семестр буе башкарган практик эшләребезнең нәтиҗәсен күрсәттек. Факультетыбызның «Раушан» дигән студентлар газетасы бар. Мин әлегә шуның баш мөхәррире булып торам.
Илзирә Хәйретдинова:
— Мин Кайбыч районының Кошман авылыннан. Әлеге факультетка үз теләгем, журналист булу хыялым белән килдем. Документларны башка бер җиргә дә тапшырып карамадым, туп-туры шушында гына юлладым. Минем бер туганым да бу факультетта укыды, шуңа күрә биредә журналистика буенча белем алып булганын белдем. Үземне киләчәктә журналист итеп күрәм. Уку бик ошый. Практик дәресләр күңелгә аеруча ята.
Сылу Фәтхетдинова:
— Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Шуган авылыннан килдем. Тугызынчы сыйныфта укыганда ук үземә татар теле белән бәйле һөнәр үзләштерү максатын куйган идем. Унынчыда укыганда шушы юнәлешнең барлыгын белеп алуга, кызыгып куйдым. Олимпиадаларда еш кына җиңүләр яулагач, укытучыларым Уфага барырга кыстап карады, ләкин күңелем Казанга тартылды.
Безнең авылда татарлар гына яши, башка милләт кешеләре юк, шуңа күрә татарча гына сөйләшеп үстек. Районның башка авылларында да күбесенчә татарлар яши. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын атнага берәр дәрес укыдык. Татар теленнән укытучым яхшы иде. Ул миндә фәнгә мәхәббәт уятты, аның ярдәмендә олимпиадаларда җиңүләр яуладым.

Рөстәм Төхвәтуллин:
— Мин укырга бик ерактан — Төмән өлкәсенең Вагай районы Казанлы авылыннан килдем. Татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда еш катнашу телне яхшы өйрәнергә ярдәм итте. 2020 елда татар теле буенча иҗади бәйгедә гран-при иясе булдым. Уңышларымда укытучымның роле зур. Асия Юрис кызы Зимагулова татар теле укытучылары арасында илкүләм бәйгедә икенче урын яулаган кеше.
Мин телевидениедә эшләргә хыялланам. Шушы максатка ирешү өчен бирегә укырга килдем.
Дилияр Борһанов:
— Зәй шәһәрендә туып үстем. Әнием хезмәт юлын журналист һөнәреннән башлаган кеше булгач, мин дә озак сайланып тормадым, шушы юлдан китәргә булдым.
Басылган мәкаләләрем әлегә юк, ләкин Инстаграмдагы сәхифәмдә уй-фикерләрем белән уртаклашам. Мәкаләләр язуга караганда, күңелгә телевизион журналистика ятышрак. Киләчәктә телевидениедә эшлисем килә.
Мин пантомима белән мавыгам, КВНда катнашам. Быел гран-при иясе булдым.
Биремнәрне вакытында эшләп барсаң, укуы авыр түгел.
Татар газета-журналлары белән таныш. Өйгә «Идел» журналы килә. Күп кенә газеталарның социаль челтәрләренә язылдым. Яңалыкларны шуннан укып барам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: репортаж

2
X