Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Булмас димә

Рәҗәп Әхмәтовның "Монда авыртуларюк" дигән мәкаләсен укыгач, үзем ишеткән бер-ике гыйбрәтле вакыйга турында язарга булдым.Моны Чистай районы Исләй авылыннан дустым Равил Әхимәтҗанов сөйләгән иде. Ул Әфганистанда хезмәт иткән, сугышчан операцияләрдә катнашкан генраль Громовны йөрткән, утын-суны кичкән орден-медальләр белән бүләкләнгән хәрби солдат. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: Әтием армиягә 1939 елда алынып, сгушы...

Рәҗәп Әхмәтовның "Монда авыртуларюк" дигән мәкаләсен укыгач, үзем ишеткән бер-ике гыйбрәтле вакыйга турында язарга булдым.Моны Чистай районы Исләй авылыннан дустым Равил Әхимәтҗанов сөйләгән иде. Ул Әфганистанда хезмәт иткән, сугышчан операцияләрдә катнашкан генраль Громовны йөрткән, утын-суны кичкән орден-медальләр белән бүләкләнгән хәрби солдат.

Ул түбәндәгеләрне сөйләде:
Әтием армиягә 1939 елда алынып, сгушы тәмамланып 1946 елда гына кайта. Бердә сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Мин Әфганстанда "кайнар" ноктада булганга күрәдер, сугыштагы төрле вакыйгалар турында ачылып сөйли иде ул. Сталинград сугышында сугышында яраланып медсанбатка эләктем. Монда озак тотмадылар, яраларым бераз төзәлгәч чыгырадылар. Үзебезнең полк ерак түгел, җәяүләп кенә киттем. Бераз баргач юан имән төбенә ял итәргә утырып йокымсырап киткәнмен.

Башына ак чалма кигән, кулына таяк тоткан миңа эндәште: "Улым, монда озак утырма, тизрәк китүең хәерлекрәк!"- диде. Күземне ачсам беркем дә юк. Тордым да китеп бардым. Бераз юл үткәч, минаның сызыгырып килгән тавышын ишетеп җиргә йөзтүбән капландым. Мина шартлаган җирне торып карасыам, теге имәннн тамырыннан умырып алган иде.

Чистай районының Татар Баганаласы авылыннан Рәфыйк дустым Сабиров сөйләгәннәрдән.

Биләргә Изге чишмәгә баргач, өйлә намазына бастык. Чңа гына дингә кереп йөри торган чагым. Алда басып укый торган иамамыбыз: "Хәлем начраланды, Рәфыйк намазны үз өстеңә ал", - дип кырыйга чыгып утырды. Мин каушапкалдым. Шул вакыт яныма башына ак чалма, ак чапан кигән, ап-ак сакаллы бабай пәйда булды. Мин белмәгән догаларымны да күңелемнән укып чыктым. Ахырдын бу бабай чәйгә ны чәйгә чакырыйм дип күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Олы кешеләр аның Хозыр Ильяс булуы турында әйттеләр һәм күп очракта аның кешеләргә ярдәм итеп, алдан хәбәр ирештерүе турында да сөйләделәр.

Гомәр абзый шахтада эшләгәндә аскы яктан бер тавыш килә: "Тизрәк чык, алайса харап буласың. Бу ялгыш ишетеләдер дип эшемне дәвам иттем. Менә тагын шул тавыш. Иптәшләремә "Әйдәгез чыгабыз, миңа хәбәр бирделәр, безгә куркыныч яный", дидем. "Ой татарин, чего ты придумаешь, дип калдылар. Мин чыгып биш минут үттеме икән, шахта ишелде.

Тормышта мондый гыйбрәтле хәлләр бик күп. Языгыз, уртаклашыйк әле.

Фәнис Нуретдинов, юморист, спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев