Буран чыгарга мөмкин
Синоптиклар юлларда бозлавык булуын искәртә.
11 декабрьдә, Татарстанда тотрыксыз, дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, көндез республикада
кар (урыны белән юеш кар) ява.
Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метр, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән 17 метрга кадәр җитә (ТР башкаласында — 15 метрга кадәр). Юлларда бозлавык.
Татарстанда көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев