Синоптиклар фаразы
Бүген республикада һава торышы кискен үзгәрә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртән һәм көндез юеш кар явачак.
Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, көндез төньякка күчеп, секундына 5–10 метр, урыны белән секундына 14 метрга җитә.
Төнлә һәм иртән минималь температура -2...-7 градус, кичкә -12…-17 градуска кадәр түбәнәячәк. Республиканың төньяк һәм көнбатыш районнарда -19…-24 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
Юлларда бозлавык һәм кар боткасы, автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булу зарур.
Нет комментариев