Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бурычың булса, машина йөртә алмыйсың

    Татарстанда бурычы булган кешеләрне киләчәктә машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сөйләштеләр. Әҗәтен вакытында кайтармаганнарны аулауның төрле юлларын өйрәнәләр. Алиментларны, админстратив штрафларны вакытында түләмәгәннәрдән, гомумән, язылган гаризалар буенча бурычлылардан акча түләтү эшен суд приставлары кабат җайга салмакчылар. ТР Баш суд...

    Татарстанда бурычы булган кешеләрне киләчәктә машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сөйләштеләр.

    Әҗәтен вакытында кайтармаганнарны аулауның төрле юлларын өйрәнәләр. Алиментларны, админстратив штрафларны вакытында түләмәгәннәрдән, гомумән, язылган гаризалар буенча бурычлылардан акча түләтү эшен суд приставлары кабат җайга салмакчылар. ТР Баш суд приставы Радик Ильясов белдерүенчә, бу федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле. Аның нигезендә, 2016 елның 15 гыйнварыннан суд приставларына бурычы булганнарны транспорт йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итә алу мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, автомобиль, һава һәм диңгез транспорты, мотоцикл, мопед, квадрацикл, үзйөрешле машина хуҗалары чикләүләр бетерелгәнче йөртү таныклыгыннан файдалана алмаячак.

    Вакытлыча чикләү кайбер категория гражданнарга кагылмый. Мәсәлән, бурычлы кешенең кулланылыштагы машинасының акча эшләү чыганагы булуы ачыкланса, гаиләсе һәм үзе әлеге транспорт чарасына мохтаҗ булса, инвалидлыкка бәйле транспорт чарасын кулланса яисә аның ярдәменә мохтаҗ I яки II төркем инвалидлар, яки инвалид балалары булса, бурычы 10 мең сумнан да азрак булган очракта әлеге закон аларга кагылмый.

    Закондагы үзгәрешләр бернинди шәхси милекләре булмаган, шул ук вакытта автомобильдә җилдерүче бурычлылар белән мәсьәләне хәл итү өчен кулай булачак. "Мәсәлән, ир-ат алимент түләми. Үзе машинада йөри. Ачыклый башлагач, ул аны әти-әнисенә, йә туганнарына рәсмиләштергән була. Без аларны автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәбез. Бурычын вакытында түләмәгәннәрнең 60 процентында машина йөртү таныклыгы бар. Физик затлар буенча 700 меңләп эшне тикшерәсе бар әле. ЮХИДИ буенча 170 мең сум штрафны кайтарып алырга кирәк. Штрафларның суммасы - 500 сумнан башлап 30 мең сумга кадәр. Нигездә, 500 сумлык штрафлар, тик аларның гомуми суммасы 10 меңгә кадәр җыелырга мөмкин. Бурычларын тулысынча түләгәнчегә кадәр транспорт йөртү мөмкинлеген чиклибез", - ди Радик Ильясов.

    ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов искәртүенчә, закон нигезендә, машина йөртү таныклыгын суд приставлары алырга тиеш. "Бу эшнең механизмы алга таба камилләшәчәк. Иң мөһиме, хәзердән үк кулланыла башлаячак. Бүгенге мәгълүмат бурычлыларга кисәтү рәвешендә яңгырасын иде. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калып, машина кую урынына илткән өчен, 30 мең сумлык штраф ясаганчы, уйланырга кирәк", - диде ТР баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: