Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бурычыңны түләмәсәң

Чаллыда яшәүчеләрнең ЮХИДИгә түләнмәгән штрафлар суммасы 43 млн сумга җиткән. Суд приставлары хезмәтендә 54 мең тәмамланмаган эш исәпләнә. Бу бурычлыларга 2016 елның 15 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгыннан колак кагу яный! РФ Дәүләт Думасы икенче укылыштан кабул иткән закон проекты нигезендә 10 мең сум күләмендә штрафы, алименты яки суд карары булган...

Чаллыда яшәүчеләрнең ЮХИДИгә түләнмәгән штрафлар суммасы 43 млн сумга җиткән.

Суд приставлары хезмәтендә 54 мең тәмамланмаган эш исәпләнә. Бу бурычлыларга 2016 елның 15 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгыннан колак кагу яный!

РФ Дәүләт Думасы икенче укылыштан кабул иткән закон проекты нигезендә 10 мең сум күләмендә штрафы, алименты яки суд карары булган бурычлыларның машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр. Суд приставларында сакланган документ, бурычларын түләгәннән соң хуҗасына кире кайтарыла. Закон яңа ел бәйрәмнәреннән соң үз көченә кертелер, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев