Бушлай онколог-табибларга күренергә ашыгыгыз!
2016 ел - Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Татарстанда 90 меңнән артык кеше яман шеш авырулары белән исәптә тора. Хатын-кызларда беренче урында - күкрәктәге яман шеш, ирләрдә - простат бизе рагы. Рак авыруы куркыныч булуына карамастан, беренче стадияләрдә ачыкланганда кеше гомерен саклап калып була. Шул уңайдан...
13 ноябрь көнне шәһәребезнең "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә хатын-кызлар өчен "Яр Чаллы күкрәк рагына каршы" информацион проекты уздырылачак. Акция кысаларында Чаллы хатын-кызлары бушлай республиканың иң яхшы табиб-онкологларыннан консультация узып, кирәк булганда, талон алып маммологик тикшеренү һәм УЗИ-тикшеренүләрен уза алачаклар. Табиблар көндезге сәгать 10:00 алып 16:00 кадәр кабул итәчәкләр. Акцияне Республика клиник онкология диспансеры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра. Сәламәтлегезне кайгыртыгыз! Мөмкинлектән файдалынп калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев