Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бушлай тикшерәбез дип шалтыратсалар, паспортыгызны өйдә калдырып барыгыз

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә юлланган түләүле медицина өлкәсенә кагылышлы шикаятьләр саны соңгы өч елда өч тапкырга арткан. Кешеләр табибларның төгәл мәгълүмат бирмәвеннән, стоматология өлкәсендәге хезмәтләрдән канәгатьсезлек белдерә. Иң күп мөрәҗәгатьләр косметология тармагындагы тәртип бозуларга карый.

- Соңгы елларда кешеләр табибларга караганда төрле ташламалар белән кызыктырган оешмаларга күбрәк йөри башлады. Халык төп башына утырту кебек нәрсәләргә саграк карый дип уйлаган идек, әмма алдаланучылар җитәрлек, - ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәтшина.

Мондый намуссыз компанияләрнең эшләү схемасы гади: телефонга шалтыратып, "безнең оешма дәүләт гарантиясе программасына кертелде һәм сез бушлай медицина тикшерүе уза аласыз. Үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын алып килегез", диләр. Аннары, имеш, тикшерү уздырган булып, пациентка бер кочак диагноз куялар. Шул авыруларны дәвалау өчен үзләренең "нәтиҗәле" препаратларын тәкъдим итәләр. Килешүгә кул куйдыралар. Ахырдан кеше бу хезмәтләрне үзе өчен кирәк түгел, түләргә акчасы да юклыгын аңлый. Тик еш кына бу вакытта инде банктан кредит рәсмиләштерелгән була. Әле күптән түгел генә яшәрергә теләгән 82 яшьлек әби шул рәвешле 168 меңгә кредит алган.

Хәзер 11 мең пенсиясен ничек җиткерергә белми. - Килешүне өзәргә беркайчан да соң түгел, - ди Ирина Әхмәтшина. - Тик менә файдаланган хезмәтләр өчен акча кире кайтарылмый, җыелган процентларны түләүдә дә проблемалар килеп чыга. - Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә бирелгән мөмкинлекләрне үз файдасына кулланучылар бар. Дөрес, мондый медицина оешмаларының лицензияләре бар, әмма күпләр анда эшләүчеләр клиентларга психологик басым ясый, хәтта анда тәкъдим ителгән чәй дә аңны томалау үзлегенә ия, дип белдерә. Мондый оешмалардан алынган препаратлардан зыян күрүче расланмаган икән, безнең аларны тикшерергә хакыбыз юк. Шуңа да халыкка үзенә сак булырга кирәк, - ди Татарстан буенча Росздравнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова.

Әгәр бушлай медицина ярдәме күрсәтәбез дип шалтыратсалар: шалтыратучыга мөмкин кадәр күбрәк сорау бирегез: төпченегез, лицензияләре белән кызыксыныгыз; дәүләт гарантиясе программасына кергән медицина оешмалары исемлеген Росздравнадзор сайтыннан тикшерергә була; тикшеренергә барырга уйласагыз, паспортыгызны өйдә калдырыгыз; документларга кул куйганда кат-кат тикшерегез.

Эльвира Мозаффар http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X