Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бы­ел Чаллыда 150 күп­фа­тир­лы йорт­та ка­пи­таль ре­монт баш­ка­ры­ла­чак

Шә­һә­ре­без­дә күп­фа­тир­лы йорт­лар­да ка­пи­таль ре­монт дә­вам итүе турында инде язган идек. Прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да 320 төр эш баш­ка­ры­ла­чак, 99 лифт алыш­ты­ры­ла­чак, 46 йорт­ның фа­са­ды һәм 56 йорт­ның тү­бә­се ре­монт­ла­на­чак. Шушы көннәрдә эш­ләр ба­ры­шын Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры Илья Зу­ев тик­шер­де.  

«Па­ри­тет» ида­рә итү ком­па­ни­я­се­нә ка­ра­ган 42/06 йор­тын­да фа­сад ре­монт­лау эш­лә­ре бил­ге­лән­гән срок­лар­дан ир­тә­рәк бет­кән. Под­ряд­чы­лар ап­рель аен­да эш­кә то­тын­ган бул­ган­нар.

14/04А йор­тын­да да ка­пи­таль ре­монт 90 про­цент­ка баш­ка­рыл­ган. 

- Бы­ел би­ре­дә фа­сад­ны җы­лы­ту эш­лә­рен тә­мам­лый­быз, - ди под­ряд оеш­ма­ның ге­не­раль ди­рек­то­ры Алек­сей Смир­нов.

Әй­тер­гә ки­рәк, фа­сад­ны җы­лы­ту иң кыйм­мәт эш­ләр­нең бер­се дип са­на­ла.

14/12 йор­тын­да фа­тир ху­җа­ла­ры­ның за­яв­ка­ла­ры бу­ен­ча па­нель­а­ра җөй­ләр­не ре­монт­лый­лар.

– Шу­лай ук фа­сад­ны, ар­ка­лар­ны җы­лы­ту эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Бу эш­ләр тә­мам­лан­ган­нан соң подъ­езд ишек­лә­рен алыш­ты­ру ка­рал­ган. Эш­ләр гра­фик бу­ен­ча ба­ра, - ди­де под­ряд оеш­ма­сы ди­рек­то­ры Рус­лан Ла­тый­пов.

14/16 йор­тын­да фа­сад­ны ре­монт­лау өчен 2-3 ай ва­кыт бил­ге­лән­гән. Ан­да эш­ләр­не июнь ахы­ры­на тә­мам­лар­га ни­ят­ли­ләр. Бу өч йорт “Мә­хәл­лә” ида­рә итү ком­па­ни­я­се­нә ка­рый.

Фа­сад­лар­ны ре­монт­лап бе­тер­гән­нән соң бу­яу эше­нә ке­ре­шә­чәк­ләр.

- 2015 ел­дан бир­ле бил­ге­ле бер кон­цеп­ци­я­гә та­я­нып эш­ли­без. Янә­шә тор­ган йорт­лар­дан ае­рыл­ма­сын өчен шун­дый ук тон­нар сай­лар­га ты­ры­ша­быз. Төс­ләр гам­ма­сы бу­ен­ча без ар­хи­тек­тор­лар бе­лән, бу мәсь­ә­лә­дә кат­на­шыр­га, үз иде­я­лә­рен тәкъ­дим итәр­гә әзер бул­ган ми­лек­че­ләр бе­лән хез­мәт­тәш­лек итәр­гә әзер, - ди­де Илья Зу­ев.

Ка­пи­таль ре­монт күп кат­лы йорт өчен җа­вап­лы ке­ше кул куй­гач кы­на тә­мам­лан­ган дип са­на­ла. «Аның им­за­сын­нан баш­ка, под­ряд­чы оеш­ма объ­ект­ны тап­шы­ра һәм ак­ча ала ал­мый. Ул бар­лык эш­ләр­нең дә баш­ка­ры­лу­ын кү­зә­теп то­ра», дип ис­кәрт­те Илья Зу­ев. 

Ан­нан тыш, под­ряд оеш­ма­ның эшен ида­рә­че ком­па­ния бел­геч­лә­ре дә һәркөн тик­ше­реп то­ра.

- Си­гез бел­геч объ­ект­лар­га чы­гып, эш­ләр­нең үтә­ле­шен ачык­лый­лар. Фа­сад, сан­тех­ни­ка, тү­бә бу­ен­ча тө­зә­тер­гә ки­рәк бул­ган һәр нәр­сә­не жур­нал­да тер­ки­ләр дә шун­дук под­ряд оеш­ма­га хә­бәр итә­ләр. Әле­ге ки­сә­тү­ләр, га­дәт­тә, икен­че көн­не үк тө­зә­те­лә, - дип аң­лат­ты то­рак-ком­му­наль һәм тран­с­порт хез­мәт­лә­ре­нең сый­фа­тын кон­троль­дә то­ту ида­рә­се баш­лы­гы Ай­рат На­сый­бул­лин.

2022 ел­да 137 күп­фа­тир­лы йорт­та ка­пи­таль ре­монт план­лаш­ты­ры­ла.

- Бу исем­лек ар­тыр­га да, ки­мер­гә дә мөм­кин. Әгәр йорт­та ида­рә­че ком­па­ния та­ра­фын­нан те­ге яки бу эш­ләр баш­ка­рыл­ган икән, йорт ху­җа­ла­ры те­лә­ге бу­ен­ча ул исем­лек­тән тө­шеп тә ка­лыр­га мөм­кин. Мо­ның өчен фа­тир ху­җа­ла­ры бе­лән җы­е­лыш үт­кә­реп, про­то­кол тө­зер­гә ки­рәк бу­ла­чак, - дип аң­лат­ты Илья Зу­ев.

Ис­кәр­теп үтә­без, бы­ел шә­һә­ре­без­дә 150 күп­фа­тир­лы йорт­та ка­пи­таль ре­монт баш­ка­ры­ла­чак. Ре­монт эш­лә­ре 1 но­ябрь­гә ка­дәр тә­мам­ла­ныр­га ти­еш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр