Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел Чаллыда “Мин татарча сөйләшәм” акциясен Казандагы кебек зурлап оештырачаклар

“Чаллы татар яшьләренең мондый чараларга сусаганы күренеп тора”, - диде акцияне Чаллыда оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәева.


Быел 27 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясен Казандагы кебек зур күләмле итеп Чаллы шәһәрендә дә оештырачаклар. Бу хакта тулырак “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәева сөйләде.
“Быел без Яр Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырып карыйбыз. Казанда булган барлык элементларны да, чараларны да кертергә тырыштык. Мәсәлән, 20 апрель көнне шәһәрнең тарихи урынында – Габдулла Тукай яр буе урамында “Татар-дозор” квестын уздырдык. Биредә 18 мәктәп катнашты. Шулай ук тагын бер ноктада театраль перформанс да булды”, - диде ул.
Гүзәл Әхмәтгәрәева Чаллы татар яшьләренең мондый чараларга сусаганы күренеп торганлыгын әйтте. “Безнең волонтерлар хәрәкәте бик табигый оешып китте. Яшьләрнең заманча форматларны сагынулары күренә. Алар Казандагы бу форматларны күреп-ишетеп белгәннәр, Чаллыда шундый чараларның булмавына кайгырганнар”, - диде ул.
Чаллыда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында тапшырыла торган “Тяжело с татарским” антипремиясе быел бирелмәячәк. “Без бары тик шелтә генә белдерәчәкбез. Әмма күзәтүләр һәм халыктан сораштыру нигезендә татар телен хөрмәт иткән, ике дәүләт телен дә саклаган оешмаларга рәхмәт хатлары бирәчәкбез”, - диде оештыручы.
“Әлеге акция зур хәрәкәтнең башлангычы булыр дип уйлыйбыз”, - диде Гүзәл Әхмәтгәрәева. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185116/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев