Яңалыклар тасмасы

Быел май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Май аенда барлыгы 13 көн ял итәбез, шуның күбесе – бәйрәм көннәре.

Май 31 календарь көненнән тора. Быел шуның 18е – эш,ә 13 көн ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.

Гадәттәге ял көннәреннән тыш, 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне өчен өстәмә яллар бирелә. Производство календаре буенча, ай башында тоташ өч көн: 1-3 майда ял итәбез. Ә инде Җиңү бәйрәмендә дүрт көн ял: 7-10 майда ял итү күздә тотыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев