Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел Рамазан аенда Төркиядән Татарстанга 47 Коръән-хафиз киләчәк

Мөфти сүзләренчә, республикада якынча 40 мәчеттә, Казанда егермеләп мәчеттә Коръәнне тулысынча уку ниятләнә.

Быел Рамазан аенда Төркиядән Татарстанга 47 Коръән-хафиз килүе көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, төрек имамнарының бер өлеше виза алган, якын арада республикага килеп җитәргә тиешләр. Камил хәзрәт Коръән-хафизларның берничәсенең Казанда калачагын, калганнарының төрле районнарга барачакларын әйтте.

“Рамазан ае дәвамында күп кенә мәчетләрдә ифтарлар үтәчәк. Диния нәзарәте сайтында ифтарларның кайсы мәчетләрдә уздырылачагы турында мәгълүмат булачак. Тәравих намазлары һәр мәчеттә укылачак, республикада якынча 40 мәчеттә, Казанда егермеләп мәчеттә Коръәнне тулысынча уку ниятләнә”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул уразада “Игелекле эшләр айлыгы” акциясе барышында мохтаҗларга ярдәм йөзеннән акча җыелачагын да әйтте.

  • Быел мөселманнарның беренче көн уразага керү көне - 16 май. 15 июньдә Гает бәйрәме узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев