Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел ял итәргә кая барасыз? (сораштыру)

Шәһәрдәшләрдән белештек.

Руслан Шәймөхәммәтов, «Ваше право» юридик фирмасы директоры:

– Быел кызыбыз уку йортына керә. Шуңа күрә ял итәргә барып булырмы, юкмы, әлегә билгеле түгел. Барсак та, бу Төркия яисә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Дубай шәһәре булачак. Бу илләргә бару куркыныч тудырмый дип саныйм. Анда тоткарланып калып, Россиягә көчкә кайтырсың дигән шик юк. Моңарчы без гаиләм белән ел саен төрле илләргә барып, дөнья күреп кайтырга тырыша идек. 

Алена Семенова, Түбән Кама шәһәре:

– Төркиягә туристик юлламаны без быел февраль башында ук алып куйган идек. Акчаның бер өлешен түләп, тыныч кына җәйге ялны көтеп ятканда Украинада махсус операция башланып, доллар һәм евро күтәрелә башламасынмы? Әле бит юлламаның калган өлешен түләп бетерәсе бар, ә ул сумма евро курсына бәйле. Арта башлаганның беренче көнендә диярлек, 24 февральдә, тиз генә калган сумманы түләп кайттым. Барып булмас, акчаны кайтарырга туры килер дигән уй бөтенләй юк иде ул вакытта. Бары очсызрак чакта түләп калу уе гына иде. Аннары махсус операция дәвам итте, санкцияләр кертелә торды, самолетлар очудан туктады. Акчаны югалтмасак ярый инде дигән шом кергәләде ул чакларда күңелгә, ләкин җәйгә таба хәлләр яхшырыр әле дигән ышаныч барыбер бар иде. 

Апрель башында безне туристлык агентлыгына чакырып, юлламабызның гамәлдән чыгарылганы турында әйттеләр. Хәзер Россия самолетлары очмый, шушы турны калдырасыгыз килсә, Төркия самолетларына бер кешегә 250 евро исәбеннән өстәп түләргә туры киләчәк дип кисәттеләр. Исәпләгәч, ул шактый сумма чыкты. Акчаны депозитка салып куярга, яңадан күпмедер вакыт үткәч кайтарырга да була, ләкин ким дигәндә бер ел узачак, диделәр. Шулай ук турны башкасына алыштыру мөмкинлеге дә бар иде. Без шулай эшләдек тә. Түләгән суммага сыештык. Минемчә, яңа отельнең дә элек сайлаганыннан әллә ни ким җире юк кебек. Бары тик Төркиянең башка шәһәрендә һәм ял итү вакыты бер көнгә кимрәк кенә. Ни генә булмасын, бары да яхшыга диләр бит. Хәзер түземсезләнеп чит илгә очар көнне көтәбез. 

Наҗия Хөсәенова, 4нче мәктәпнең «Берләшик» театр студиясе җитәкчесе:

– Чит илгә караганда, үзебезнең Россиядә ял итүгә өстенлек бирәм мин. Узган елларны Ташкентта, Чиләбедә булдык. Быел исә Краснодарга барабыз. Ел да каядыр барып атмосфераны үзгәртеп кайтырга кирәк дип исәплим. Бу башны ял иттерә. Аннан соң эшкә яңа көч, яңа идеяләр белән, бөтенләй икенче кеше булып кайтасың. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев