Шəhри Чаллы

Бәйге игълан ителде

2016 ел Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе өчен мөһим һәм истәлекле булачак - идарә 25 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан монополиягә каршы көрәш идарәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә иҗади бәйге игълан итә. Бәйгенең максаты - мәктәп укучыларын әхлакый яктан тәрбияләү, гражданлык мәдәниятен...

2016 ел Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе өчен мөһим һәм истәлекле булачак - идарә 25 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан монополиягә каршы көрәш идарәсе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә иҗади бәйге игълан итә. Бәйгенең максаты - мәктәп укучыларын әхлакый яктан тәрбияләү, гражданлык мәдәниятен формалаштыру, монополиягә каршы органның кулланучылар мәнфәгатьләрен яклаудагы эшчәнлегенең мөһимлегенә төшендерү.

Үз көчен 8-10 сыйныф укучылары сынап карый ала. Бәйге ике номинация буенча уздырыла: инша, эссе, шигырьләр һәм төрле жанрда ясалган рәсемнәр. Бәйгенең нигезләмәсе һәм тәртибе белән идарәнең рәсми сайтында (fasrt.ru) "Яңалыклар" бүлегендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. (intertat.ru)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: